Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" лидеры Мироновның гаиләсе 350 миллион сумлык фатирда яши


Сергей Миронов
Сергей Миронов

Сергей Мироновның рәсми керемнәре мондый күчемсез милек алырга мөмкинлек бирми диелә.

Русия думасының "Гадел Русия" фракциясе лидеры Сергей Мироновның элеккеге хатыны һәм аларның уртак уллары Мәскәүдәге элит "Парк Палас" торак комплексындагы 235 дүрткел метрлы фатирда яши, аның бәясе 350 миллион сум тирәсе, дип яза The Insider басмасы ( Русиядә "ят агент" дип танылды).

Шул ук вакытта, басма фаразынча, 2020 елда Мироновларның аерылышуы фиктив булган, чөнки Ольга Миронова әле дә туй балдагы тагып йөри, ә аның Facebook-тагы сәхифәсендә Сергей Мироновта кияүдә булуы күрсәтелгән.

The Insider журналистлары фикеренчә, тормыш иптәшләре "Гадел Русия" лидеры хатынының кыйммәтле күчемсез милегенә", шулай ук "ул Мәскәүдә йөри торган Porsche Panamera машинасына декларация ясаудан котылу өчен" генә аерылышкан булырга мөмкин.

Мәгълүмат чарасы искәртүенчә, Сергей Мироновның рәсми керемнәре дә, элеккеге хатынының керемнәре дә, кайнешенең хезмәт хаклары да ("Парк Палас" торак комплексындагы фатир аңа рәсмиләштерелгән), мондый күчемсез милек алырга мөмкинлек бирми.

Язмада, Сергей Миронов фиркасе "элит күчемсез милеккә өстәмә салым салу өчен чыгыш ясый", ә Ольга Миронова бер үк вакытта Көнбатышны тәнкыйтьләп, даими рәвештә социаль челтәрләрдә чит илдә ялдан фотолар чыгара, дип аерым искәртелә.

"Гадел Русия" фракциясе лидеры әлегә The Insider язмасына фикер белдермәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG