Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: февраль аенда кинода нәрсә карарга?


Февральдә кинода нинди кызыклы фильмнар карап була? Азатлыкның Киноханә шәлкеме сезнең өчен 5 кызыклы фильмны сайлап алды.

1. Айның ишелеп төшүе (Moonfall)

Сюжет нигезендә, 2022 елда Җир шарына зур куркыныч яный. Янәсе, планетаның бердәнбер иярчене үз орбитасыннан чыгып, Җирне юкка чыгарырга яный. NASA җитәкчесе һәм элекке астронавт Джо Фаулерга кешелекне коткару өчен күп көч куярга кирәк булачак. Тик аның котылу планына бары тик бер астронавт һәм бер конспиролог кына ышана.

Фантастик һәлакәт фильмы. Төп рольләрне Холли Берри, Патрик Уилсон һәм Джон Брэдли башкара. Режиссер эшен исә Роланд Эммерих үтәгән, аның кино тарихына кергән "Берсекөнгә" (The Day After Tomorrow), "Бәйсезлек көне" (Independence Day) һәлакәт фильмнарыннан соң бу кино кимендә сыйфатлы чыгасын көтү урынлы.

  • Русиядә фильм 3 февральдә чыга;
  • Кемгә карарга: фантастик, һәлакәт фильмнарын яратучыларга.

2. Нилда үлем (Death on the Nile)

Режиссер һәм актер Кеннет Брананың эзтабар Эркюль Пуаро турында икенче фильмы. Детектив ролен Брана үзе уйный. Узган фильм ("Көнчыгыш экспресста үтерү", 2017 ел) прокатта 352 млн доллар җыеп, уңышлы булды.

"Нилда үлем" – Агати Кристиның иң танылган детектив әсәрләренең берсе. Пуаро Мисыр буйлап елга круизында ял итәргә җыена һәм ниндидер юлчы бөек детектив янында җинаять кылырга җөрьәт итә. Беренче фильм тәҗрибәсе һәм чыккан трейлерга күрә, Агата Кристи сюжеты мул экшн һәм яңа сюжет борылышларына бай булачак.

Параходның башка юлчыларын (алар арасында корбан һәм үтерүче дә булырга мөмкин) Галь Гадот, Летишиа Райт, Арми Хаммер, Аннетт Бенинг кебек йолдызлар уйный. Фильмның прокатта кат-кат күчерелгәнен без еллык кинокүзәтүдә язган идек.

  • Русиядә фильм 10 февральдә чыга;
  • Кемгә карарга: зәвыклы фильмнар яратучыларга, детектив җанатарларына.

3. Өйлән миңа (Marry Me)

Җырчы Кэт Вальдез һәм аның кияве Бастин – елның иң популяр пары, миллионнарча кеше аларның һәр адымын туры эфирда күзәтә. Туйны да алар җанатарлар белән зур концерт рәвешендә оештыра. Тик өйләнүгә кадәр берничә мизгел калганда Кэт яраткан кешенең аңа хыянәт итүен белеп ала. Бар дөньясы җимерелгән вакытта, ул ялгыш кына гади математика укытучысын күрә һәм көтелмәгән карар кабул итә.

Романтик комендиядә төп геройларны Дженнифер Лопес белән Оуэн Уилсон уйный. Фильмны комедияләр остасы Кэт Койро төшергән.

  • Русиядә фильм 10 февральдә чыга;
  • Русиядә фильмга "Первый встречный" исеме бирелгән;
  • Кемгә карарга: көтелмәгән бәхеткә ышанучыларга.

4. Беленмәгән (Uncharted)

Маҗара эзләүче ике кеше, Нейтан Дрейк белән Виктор "Салли" Салливан, дөньяның иң зур хәзинәсен эзләүгә юл тота. Моннан тыш алар Нейтанның күптәннән югалган энесенең эзенә чыгарлар дип өметләнә. Геройларга күп кенә табышмаклар чишәргә, куркыныч капкыннарга эләкмәскә, хәзинә эзләүче башка кешеләргә җиңелмәскә кирәк булачак.

Танылган Uncharted уеннар сериясенә нигезләнгән фильм. Күпмедер дәрәҗәдә "Индиана Джонс" фильмнарының заманча варианты дип әйтеп була. Төп рольләрдә – Том Һолланд, Марк Уолберг, Антонио Бандерас.

  • Русиядә фильм 10 февральдә чыга;
  • Кемгә карарга: маҗаралар эзләүчеләргә.

5. Дуал (Dual)

"Кара көзге" сериалы рухында төшерелгән триллер. Төп рольләрдә Карен Гиллан белән Аарон Пол, режиссер – Райли Стернс. Дуал –​ бәйсез фильм, ул зур студияләр тарафыннан төшерелмәгән.

Фильм сюжеты тасвирламасы кыска: тиздән авырудан үләчәген белгән Сара үзенең клонын булдырырга карар кыла. Тормышының соңгы көннәрен ул клонны ничек Сара булып яшәргә кирәклеген өйрәтеп үткәрә.

Фильм "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтелде, анда ул югары бәяләмә алды. Күп кенә рецензияләрдә Карен Гиллан уйнавын мактыйлар, ул ике төрле холыклы персонажны оста итеп уйный диелә. Тәнкыйтьчеләр фильмның пандемия аркасында күп кенә кешеләрдә барлыкка килгән борчылуны чагылдыруын әйтә.

Фильмның интернетта трейлеры булмау сәбәпле, инглиз телендә аңа тамашачы ревьюсын тәкъдим итәбез:

  • Русиядә фильм 10 февральдә чыга;
  • Кинога "R" рейтингы бирелгән, 18 яшькә кадәр аны олылар белән карау киңәш ителә;
  • Кемгә карарга: "Кара көзге" сериалын ошатучыларга.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG