Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләренең "Ялкын" оешмасы тиздән үзе белән таныштырачагын белдерде


Куштауны яклаучылар, 10 август 2022
Куштауны яклаучылар, 10 август 2022

Интернетта башкорт яшьләренең "Ялкын" исемле яңа берлеге тиздән үзе белән таныштырачагын белдерде.

"Ялкын" башкорт яшьләре хәрәкәте дип аталган Telegram-каналда язылганга караганда, 2021 ел ахырында бер төркем башкорт яшьләре "Ялкын" исемле хәрәкәт оештырырга килешкән.

"Әлбәттә, хәзер иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнү җиңел түгел, элек бу эшне алып барган егетләргә бик каты басым ясала. Бар республикага билгеле, халыкны берләштерүче һәм күп файдалы эшләр башкарган "Башкорт" оешмасын Башкортстан югары мәхкәмәсе карары белән тыйганнан соң милли хәрәкәт үлде", диелә анда. "Башкорт" оешмасы экстремистик дип танылып 2020 елда тыелган иде.

"Ялкын" Telegram-каналы "Башкорт" оешмасы тыелганнан соң да халыкның проблемнары калуын һәм яңалары барлыкка килүен, ә гамәлдәге оешмаларның алар белән шөгыльләнмәвен белдерә.

"Шуңа күрә без читтән күзәтеп, битараф ята алмыйбыз һәм байракны үз кулыбызга алырга булдык. Аллаһка шөкер, актив, рухлы яшьләребез бар! Шушы оешма яшьләребезне берләштереп, халкыбыз өчен ниндидер эшләр алып барыр дигән өметтәбез! Яңа оешма нинди максатлар күзәтә һәм кем аны җитәкләячәк, бу турыда без сезне озак көттермичә якыннан таныштырырбыз. Әлегә без башкорт яшьләренең яңа балкып чыккан ялкыны. Һәм без милләтебезнең өмет ялкынын һәр йөрәккә җиткерәчәкбез!", диелә белдерүдә.

"Башкорт" оешмасы тыелганнан соң әлеге оешманың элекке әгъзалары аңа охшаш яңа оешма төзергә мөмкин дигән фикерләр булган иде. Элек "Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең берсе булган Илнар Галин Азатлыкка "Ялкын" оешмасының чыннан да төзелүен раслады, әмма элек "Башкорт" оешмасы активистлары булган кешеләрнең аңа катнашы булмавын, аны бөтенләй башка кешеләр оештыруын белдерде. "Ялкын" оешмасын төзүчеләр әлегә үзләре турында матбугатка сөйләүдән баш тарта диде Галин.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремист оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюга шикаятьне теркәгән. Бу хактагы мәгълүмат мәхкәмәнең рәсми сайтында чыкты.

2020 елның 22 маенда Башкортстан югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар чыгарды. Оешма Русиянең конституция корылышын җимерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылган дип табылды. "Башкорт" вәкилләре гаепләү вакытында экспертиза нәтиҗәләре ялганга корылган, гаепләү ягы ялган документлар кулланды дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG