Соңгы ун елда Русиядәге югары түрәләренең уртача яше артып, 55 яшькә кадәр җиткән. Бу хакта үз исәпләүләренә сылтама белән "Важные истории" (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) хәбәр итә.
Владимир Путин президентлык итә башлаганда югары түрәләргә уртача 50,9 яшь булган.
Түрәләрнең уртача яшен исәпләгәндә журналистлар аларга 2012 елда һәм 2021 елның гыйнварында ничә яшь булуын чагыштырган.
Президент идарәсе җитәкчелегенең, хөкүмәт әгъзаларының, Федерация шурасы сенаторларының, Русия думасы депутатларының, Иминлек шурасы, Дәүләт шурасы, федераль хезмәтләр һәм агентлыклар әгъзаларының яше исәпкә алынган. Шулай ук журналистлар илдәге бөтен төбәкләрнең башлыкларының яшен өйрәнгән.
Түрәләрнең уртача яше ягыннан, беренче урында Иминлек шурасы тора, андагы түрәләргә уртача 62 яшь диелә. Бу күрсәткечтә алга таба президент хакимиятенең югары түрәләре (58 яшь), Федерация шурасы (57 яшь), федераль оешмалар, Дәүләт шурасы һәм хөкүмәт түрәләре (54 әр яшь), шулай ук Русия думасы әгъзалары (53 яшь) һәм төбәк башлыклары (51 яшь) килә.
Иң күп пенсионерларны да Иминлек шурасында ачыклаганнар, шурадагы түрәләрнең 57 проценты пенсия яшен узган диелә. Федерация шурасында пенсия яшеннән узган түрәләр – 39 процент , президент идарәсендә - 31, федераль оешмаларда – 29, Русия думасында һәм хөкүмәттә - 25әр, Дәүләт шурасында – 21, төбәк башлыклары арасында – 12 процент тәшкил итә.
Федерация шурасындагы иң өлкән яшьтәге түрә - 92 яшьлек сенатор Николай Рыжков, дип искәртә басма. Русия думасында – 85 яшьлек Владимир Ресин, ул парламентның түбән пулатына 2011 елдан бирле сайлана. Элегрәк "Важные истории" Ресинның бер мәртәбә дә Русия думасы утырышларында чыгыш ясамавын язган иде.
Федераль министрлар арасында иң өлкәне – 71 яшьлек тышкы эшләр министры Сергей Лавров.
"Владимир Путин хакимияттә озак булу сәбәпле, аның президентлык чорын Совет берлегендәге "Брежнев торгынлыгы" белән чагыштыралар – ул вакытта КПСС үзәк комитетының сәяси бюро әгъзаларының уртача яше 60тан артыграк булган", диелә язмада.
Анда язылганча, Михаил Горбачев идарә иткән чорда югары түрәләрнең уртача яше 51,6га, Борис Ельцин заманында – 50,2гә кадәр кимегән булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!