Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 16 млрд доллардан артып киткән


Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 30 процентка, ягъни 3,6 млрдка күбрәк.

2021 елның 11 аенда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 16 млрд доллардан артып киткән. Бу хакта 1 февральдә Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев хөкүмәт брифингында белдерде.

"Экспорт 10 млрд 991 млн долларга җитте, импорт – 5 млрд 21 млн долларны тәшкил итте. 2020 ел белән чагыштырганда, тышкы икътисади сәүдә әйләнеше 12,4 млрд доллар булган иде", диде ул.

Идел буе төбәкләре арасында Татарстанның өлеше 29 процентка җиткән.

Татарстан таможнясы аша узган 2,7 млрд сум түләүләр федераль бюджетка күчерелгән. Марат Гәрәев моның аз сан булуын әйтте. Бу сәүдәнең электрон декларация үзәге аша узуы белән бәйле. Мисал өчен, 2018 елда Татарстан Мәскәүгә 27 млрд сум күләмендә таможня түләүләрен күчергән булган. Чагыштыру өчен, ул вакытта республиканың тышкы сәүдә әйләнеше ни бары 4,1 млрд долларны гына тәшкил иткән.

2021 елда чик аша узуда канун бозган өчен 1950 административ, 17 җинаять эше ачылган. Ике тапкыр экстремистик әдәбият кертү очрагын ачыклаганнар. Аларны яшь хатын-кызлар башкарган, диде Гәрәев.

Татарстанда бонд зоналары барлыкка килү мөмкинлеге дә расланды. Марат Гәрәев сүзләренчә, бу федераль хакимиятнең норматив актлар кабул итүенә бәйле. Узган ел ахырында Русия думасы канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән иде.

Моңа кадәр бонд зонасы Казан һава аланында"Русия почтасы" бүлекчәсе базасында ачылырга мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Әлеге зона таможня салымнары һәм пошлиналары тауар саклау өчен китерелгәннән соң түгел, аны ахыргы сатып алучысы- физик зат сатып алганнан соң гына түләнә. Бу кирәк булмаган тауарны җитештерүчесенә пошлина һәм салымнар түләми генә кире кайтарырга мөмкинлек бирә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG