Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бонд зоналары барлыкка килергә мөмкин 


Бу тауар импортын тизләтәчәк: ике-өч ай урынына ике-өч көн генә көтәргә кирәк булачак, диелә.

Русия думасы тәҗрибә рәвешендә илдә бонд складлары булдыру турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән, аларның операторы "Русия почтасы" булачак, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Беренче бонд зоналарының берсе Татарстанда барлыкка килергә мөмкин, республика президенты Рөстәм Миңнеханов алданрак Русия хакимиятләренә төбәкне бу тәҗрибәгә мәйдан буларак тәкъдим иткән иде. Республикада бонд зонасы Казан һава аланында"Русия почтасы" бүлекчәсе базасында ачылырга мөмкин.

"Коммерсантъ" язуынча, бонд зоналарында таможня салымнары һәм пошлиналары тауар саклау өчен китерелгәннән соң түгел, аны ахыргы сатып алучысы- физик зат сатып алганнан соң гына түләнә. Бу кирәк булмаган тауарны җитештерүчесенә пошлина һәм салымнар түләми генә кире кайтарырга мөмкинлек бирә.

Канун өлгесен хуплап чыгыш ясаган Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов "Бизнес онлайн" басмасына бу документның Татарстан өчен әһәмияте нидә булуын аңлаткан.

"Әйтик, сезгә үзенчәлекле телефон, станок кирәк, ди. Ул Кытайда яки Европада түгел, Казан янында булачак. Шул ук вакытта сезнең салымнарга чыгымнарыгыз булмаячак. Шул рәвешле, Казан янында интернет аша сатыла торган тауарлар өчен зур мәйдан барлыкка килергә мөмкин. Ул, сатып алучысы алганга кадәр, импорт ассортименты өчен пошлина һәм салымнар түләмәскә мөмкинлек бирүче аерым таможня статусына ия булачак", дигән ул.

Фәррахов сүзләренчә, бу тауар импортын тизләтәчәк: ике-өч ай урынына ике-өч көн генә көтәргә кирәк булачак.

2020 елның июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия премьер-министры Михаил Мишустинга илдә беренче бонд зонасы булдыру тәҗрибәсендә республиканың катнашырга әзер булуы турында мөрәҗәгать юллаган иде. Миңнеханов бонд зонасы булмау Русиядә интернет-сәүдә үсешен тоткарлый дип искәртте.

Беренче бонд зонасы 1990 елда Шанхайда оештырылган. Хәзерге вакытта Кытайда мондый йөздән артык зона бар.

Русиядә Татарстан сынау уздыру төбәге буларак еш кулланыла. Аерым алганда, Татарстан илдә беренче булып җәмәгать транспортының барлык төрләрендә йөрү өчен QR-код күрсәтү таләбе кертте, аңа кадәр республикада кеше йөзен таный торган камералар ярдәмендә халыкны күзәтүне эксперименталь рәвештә керткәннәр иде. 2020 елда коронавирус пандемиясе башланган мәлләрдә изоляция тәртибе кертелгәч, Татарстанда яшәүчеләр өйләреннән СМС аша рәсми рөхсәт белән генә чыга ала торган булды. Күптән түгел Татарстан халыкка электрон паспортлар бирүче беренче төбәкләр арасына кертеләчәк дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG