Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон паспортлар кертүне сынау Татарстан һәм Мәскәүдән башланачак


Элекке вице-премьер Максим Акимов булачак электрон паспортны күрсәтә
Элекке вице-премьер Максим Акимов булачак электрон паспортны күрсәтә

Электрон паспортлар бер-берсе белән бәйле ике төрдә булачак: кешегә смарт-карт һәм QR-кодлы әсбаб биреләчәк.

2022 ел ахырына кадәр Русиянең өч төбәгендә электрон паспортларны кулланылышка кертә башларга ниятлиләр. Пилот төбәкләр булып – Мәскәү, Мәскәү яны һәм Татарстан торачак, дип хәбәр итә "Известия" телеканалы.

Электрон паспортларны бер-берсе белән бәйле ике төрдә бирәчәкләр: документ хуҗасы смарт-карт һәм QR-кодлы әсбаб алачак. Кәгазь паспортны электронга алыштыру ирекле булачак.

Электрон паспортларның кулланылышка керәчәген 18 октябрьдә Дигитал үсеш министрлыгы башлыгы Мәкъсуд Шадаев та игълан иткән иде. "Киләсе елның ахырына кадәр Русиянең өч субъектында бу ике төрдәге яңа паспортларны тапшыра башларбыз дип ышанам", диде министр Русия думасы утырышында. "хәзерге вакытта, миңа калса, без техник яктан да, сәяси яктан да килештерелгән карарлар җыелмасына килдек. Электрон паспортны ничек кулланылышка кертә башлау турындагы системлы проектыбыз килештерелгән. Президент карарына чыгарга әзербез", диде ул.

Алданрак русияләрнең электрон паспортларында фотосурәт, ике бармак эзе һәм үзләре теләгән очракта электрон имзалары булачагы хәбәр ителгән иде. Электрон паспорт ярдәмендә дәүләт хезмәтләре һәм сәүдәгә корылган хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин булачак, ә югалткан очракта аны әсбаб аша кереп томалау мөмкинлеге каралган.

Сентябрь башында министр Мәкъсуд Шадаев электрон паспортлар кертүдә Татарстанның пилот төбәк булырга мөмкинлеген хәбәр иткән иде. Электрон паспортларны куллана башлау графигын хакимиятләр бу ел ахырына кадәр раслаячагын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG