Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блинкен һәм Лавров иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров
Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров

Телефон сөйләшүеннән соң Русия тышкы эшләр министрлыгы сайтында Сергей Лавровның АКШ, Канада һәм Европаның берничә иленең тышкы эшләр министрларына җибәргән юлламасы чыкты.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен телефоннан иминлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Дәүләт секретаре АКШның Русия белән үзара иминлек мәсьәләләрендә фикер алышуны дәвам итәргә әзер булуын искәрткән.

Шулай ук Блинкен Русияне ашыгыч рәвештә гаскәрләрен һәм техникасын Украина чикләреннән күчереп куярга, вазгыять киеренкелеген бетерергә өндәгән. Ул Украинага бәреп керүнең авыр нәтиҗәләргә китерәчәген искәрткән һәм Русияне дипломатик юл белән барырга чакырган.

Сөйләшүдән соң Лавров Русиянең Европадагы иминлек гарантияләре турындагы таләпләренә Кушма Штатлардан килгән тәкъдимнәрне оешмалар арасында килештерү төгәлләнә, дип белдергән.

"АКШ һәм НАТО, үз берлекләренең сайлау иреге принцибын гына алга чыгара, шул ук вакытта башка дәүләтләрнең иминлеген кысрыкларга ярамавы турындагы югары дәрәҗәдә килештерелгән шартка тулысынча күз йома", дип белдергән Лавров.

Телефон сөйләшүеннән соң Русия тышкы эшләр министрлыгы сайтында Сергей Лавровның АКШ, Канада һәм Европаның башка берничә иленең тышкы сәясәт оешмалары башлыкларына, 28 гыйнварда җибәргән юлламасы чыкты.

"Иминлекнең бүленмәве турындагы килешүләрнең асылы шунда: иминлек барысы өчен дә – бер, яки ул беркем өчен дә юк. Истанбул Хартиясенә ярашлы, иминлеккә НАТО әгъзаларының гына түгел, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасындагы (ОБСЕ) һәр әгъза-илнең дә тигез хакы бар, НАТО әгъзалары исә бу хокукны бары тик Төньяк Атлантик "эксклюзив клубы" әгъзаларына гына карый дип аңлата", диелгән юллама текстында.

Узган елның декабрендә Русия АКШ һәм НАТОга килешү өлгесе тапшырган иде, анда Кремль Европадагы иминлекнең гарантияләрен таләп итә. Аерым алганда, документта НАТОның көнчыгышка киңәюенә чик кую таләбе бар, Русия моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный. Гыйнвар башында Европада АКШ, НАТО һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән өч раундтан торган сөйләшүләр узды, әмма алар тәгаен нәтиҗәләр белән тәмамланмады. Бу сәбәпле, Мәскәү үз тәкъдимнәренә язмача җаваплар сораган иде. Узган атнада Вашингтон Мәскәүгә Русиянең Европадагы иминлек гарантияләре турындагы таләпләренә язмача җаваплар юллаган иде.

Дәүләт секретаре Энтони Блинкен сүзләренчә, үз җавабында АКШ һәм аның беректәшләре яңа әгъзаларны, шул исәптән Украинаны да Төньяк Атлантик берлегенә кертү өчен НАТОның ачык булуы кебек, төп принциплардан чигенмәгән. Җавапта шулай ук АКШ һәм аның беректәшләренең Европадагы иминлек мәсьәләләре турындагы тәкъдимнәре бар, шул исәптән стратегик коралларны чикләү турындагы яңа килешү турында да сүз бара диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

This item is part of
​
XS
SM
MD
LG