Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе Русия тышкы эшләр министрлыгына иминлек гарантияләре турындагы таләпләргә җавап китерде


Русия тышкы эшләр министрлыгы янында АКШ илчесе машинасы
Русия тышкы эшләр министрлыгы янында АКШ илчесе машинасы

Бу җавап Русияне канәгатьләндермәячәк, дип белдергән Федерация шурасының тышкы эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров.

26 гыйнвар кичендә АКШның Мәскәүдәге илчесе Джон Салливан, Русия тышкы эшләр министрлыгына, Русиянең иминлек гарантияләре турындагы таләпләренә карата Көнбатышның язмача җавабын китерде.

Бу хакта башта мәгълүмат чаралары хәбәр итте, соңрак мәгълүматны тышкы эшләр министрлыгы үзе дә раслады. Министрлыкның сайтында әйтелгәнчә, Джон Салливанны министр урынбасары Александр Грушко кабул иткән.

"Очрашу барышында Америка дипмиссиясенең башлыгы, Русиянең алданрак тәкъдим иткән иминлек гарантияләре турындагы ике яклы килешү өлгесенә АКШ хакимиятенең язмача җавабын тапшырды, диелә сайтта.

Русия агентлыклары мәгълүматына күрә, Салливан тышкы эшләр министрлыгында ярты сәгать тирәсе булган, журналистлар белән аралашмаган.

Вашингтонда журналистлар каршында чыгыш ясап, АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен АКШ җавабының 26 гыйнварда Русиягә тапшырылуын раслаган. Аның әйтүенчә, документ АКШ беректәшләре һәм партнёрлары белән, шул исәптән Украина белән дә хезмәттәшлектә әзерләнгән.

Блинкен документның эчтәлеге басылып чыкмаячагын әйткән һәм аны Русия дә сер итеп саклар дип өметләнүен белдергән:

"Бу документны чыгармыйбыз, чөнки безнең фаразларча, әгәр конфиденциальлеккә урын калдырсаң, дипломатия шанслары ныгый. Русия дә шундый ук карашта булыр һәм безнең тәкъдимне җитди кабул итәр дип өметләнәбез һәм көтәбез. Мәскәүнең документны укып чыгарга вакыты һәм алдагы адымнар турында фикер алышырга әзерлеге булганнан соң, без якын көннәрдә министр Лавров белән сөйләшербез дип фаразлыйм."

Дәүләт секретаре сүзләренчә, үз җавабында АКШ һәм аның беректәшләре яңа әгъзаларны, шул исәптән Украинаны да Төньяк Атлантика берлегенә кертү өчен НАТОның ачык булуы кебек, төп принциплардан чигенмәгән. Русия исә нәкъ менә НАТОга яңа илләрне кабул итүдән баш тартуны таләп иткән иде.

Җавапта шулай ук АКШ һәм аның беректәшләренең Европадагы иминлек мәсьәләләре турындагы тәкъдимнәре бар, шул исәптән стратегик коралларны чикләү турындагы яңа килешү турында сүз бара диелә.

Блинкен әйтүенчә, АКШ Русия белән фикер төрлелекләрен дипломатик юл белән хәл итү яклы, ул Мәскәүне Украина тирәсендәге вазгыять киеренкелеген бетерергә чакырган һәм Вашингтонның һәм аның беректәшләренең вакыйгаларның башка төрле үсеш алуына – Русиянең Украинага бәреп керүенә дә әзер булуын искәрткән.

АКШның иминлек гарантияләре турындагы тәкъдимнәргә җавабы Русияне канәгатьләндермәячәк, дип белдергән Федерация шурасының тышкы эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров.

"Аларның җавабы безне канәгатьләндерә алмый, алар бөтен әйберне бер чүмәләгә җыйган – үзләренең фантазияләрен, дәгъваларын. Без мондый җавапны кабул итмәячәкбез", дип белдергән Джабаров, бу хакта РИА "Новости" яза.

НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг 26 гыйнварда шулай ук матбугат очрашуы уздырды, ул Төньяк Атлантика берлеге беректәшләренең язмача җавабы Русиягә тапшырылуын хәбәр итте.

Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп, Столтенберг аны Украина тирәсендәге вазгыять киеренкелеген бетерү өчен ашыгыч гамәлләргә чакырды һәм НАТОның Мәскәүдәге вәкиллегенең һәм Брюссельдәге оешма каршындагы Русия миссиясенең эшен торгызырга кирәклеген искәртте.

Йенс Столтенберг искәртүенчә, НАТО – саклану берлеге, ул конфронтацияләр эзләми. Әмма оешма үз беректәшләрен яклау өчен теләсә нинди чаралар күрәчәк һәм үз гамәлләрен Украина җитәкчелеге белән килештерергә ниятли.

Һәр ил үз иминлеген ничек тәэмин итәчәген үзе хәл итәргә хаклы, һәм Көнбатыш беректәшләр төп принципларга тугры калачак дип искәрткән НАТО башлыгы һәм моның оешмага яңа әгъзаларны кабул итү мәсьәләләренә дә кагылуын әйткән.

Шул ук вакытта ул Брюссельдә Русия тарафының барлык шөбһәләрен тыңларга әзер булуларын җиткергән һәм бөтен фикер төрлелекләренең диалог һәм дипломатия ярдәмендә хәл ителергә мөмкин булуына инануларын әйткән.

"Без вакыйгаларның яхшы тәмамлануына өметләнәбез, әмма шул ук вакытта начар сценарийга да әзербез һәм куәтләребезнең әзерлеген арттырдык", дигән Столтенберг, бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

НАТО Русиянең иминлек гарантияләре турындагы тәкъдимнәренә җавапны Русиянең Брюссельдәге илчесе Александр Токовинин аша тапшырган, дип искәртәләр Русия тышкы эшләр министрлыгында.

Көнбатыш күзләү мәгълүматына күрә, соңгы айларда Русия Украина белән чикләрдә йөз меңгә кадәр хәрбиләрен туплаган, моны күрше дәүләткә һөҗүм өчен дип фаразлыйлар.

Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага һәм төбәктә киеренкелекне АКШ белән НАТО тудыра ди. Русиянең рәсми затлары берничә мәртәбә Русиянең Украинага һөҗүм итәргә ниятләре юк дип белдерде.

Узган елның декабрендә Русия АКШ һәм НАТОга үзенең иминлек гарантияләре турындагы таләпләрен җиткергән иде.

Русия хакимиятләре Көнбатыштан бу тәкъдимнәргә язмача җавап бирүен таләп итте.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, 26 гыйнварда Русия думасында чыгыш ясап, Мәскәүнең Америка документын чыгара алмаячагын белдерде. "Әмма аларның безнең документларга җавабының асылы Русиядәге һәм башка илләрдәге җәмәгатьчелекнең бу хакта хәбәрдар булуына лаек. Моны эшли алачагыбызга инанам", дип белдерде Лавров.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG