Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутаты Делимханов Янгулбаевларның "башларын кисү" белән яный


Адам Делимханов һәм Рамзан Кадыров
Адам Делимханов һәм Рамзан Кадыров

Депутат шулай ук үз сүзләрен русчага тәрҗемә итәчәк кешеләрнең дә башларын кисү белән янаган. Русия думасында Делимхановның Янгулбаевлар гаиләсенә янауларын Баш прокуратура тикшерергә тиеш, дип саныйлар.  

Русия думасы депутаты Адам Делимханов элекке хөкемдар Сайди Янгулбаев гаиләсе әгъзаларының башларын кисәргә вәгъдә иткән. "Белегез, көндез һәм төнлә, гомерләребезне, милкебезне һәм нәселебезне кызганмыйча, башларыгызны кискәнче һәм үтергәнчегә кадәр, без сезне эзәрлекләячәкбез. Безнең сезнең белән чынлап та дошманлык һәм кан үче бар", дип белдергән Делимханов Instagram-дагы туры элемтә вакытында чечен телендә.

Депутат шулай ук үз сүзләрен русчага тәрҗемә итәчәк кешеләрнең дә башларын кисү белән янаган. Чечня хакимиятләренә оппозицион 1ADAT Telegram-каналы Делимхановның сөйләгәннәрен тәрҗемә итеп чыгарды.

Шул ук вакытта Делимхановның Instagram-ында алданрак рус телендә чыккан язмасында Янгулбаевларга карата төгәлләштерелмәгән янаулар да бар. "Без аларны тулысынча җавап бирергә мәҗбүр итәчәкбез, һәрвакыт мәҗбүр иттек һәм итәчәкбез дә! Сез үзегезгә хөкем карарын үзегез имзаладыгыз" диелә анда.

Русия думасында Делимхановның Янгулбаевлар гаиләсенә янауларын Баш прокуратура тикшерергә тиеш, дип саныйлар.

"Мондый янаулар – уен эш түгел. Җәмгыять өчен куркыныч булган мондый кешене исәпкә бастырырга, аның гамәлләрен күзәтергә кирәк", дип белдергән "Интерфакс"ка Русия думасының депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары, коммунист Николай Арефьев.

Бертуган Ибраһим һәм Әбүбәкер Янгулбаевлар, кыз кардәшләре, әтиләре – элекке федераль хөкемдар Сайди Янгулбаев хәзерге вакытта чит илдә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсе әгъзаларын "сыендырган" илләрне аларны Русиягә тапшырырга чакырды.

Instagram-да Кадыровның чечен телендә сөйләшә башлап, соңрак акрынлап русчага күчкән һәм сүзен кабат чечен телендә төгәлләгән видеосы бар, ул анда Янгулбаевларны террорчылар дип атый һәм "аларны яшерү – террорчыларга булышу дигән сүз", дип белдерә.

Кадыров кабат Янгулбаевлар гаиләсенә үтерү белән яный. "Кайда гына булсалар да, ничек кенә яшеренсәләр дә, аларны табачакбыз һәм юк итәчәкбез". "Чеченнар болай гына гафу итми" һәм "мондый мөмкинлек булу белән, алар белән беренче чечен ук эшне хәл итәчәк", дип белдергән Чечня башлыгы.

Гыйнвар ахырында Кадыров Янгулбаевларга янаган иде инде. "Бу гаиләнең урыны яки төрмәдә, яки җир астында" дип белдерде ул.

  • 20 гыйнварда үзләрен Чечняның эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныткан кешеләр Янгулбаевларның Түбән Новгородтагы фатирына бәреп керде. Аларның, мошенниклык турындагы эштә шаһитләр буларак сорау алу өчен, "Җәфалауларга каршы комитет"ның (Русиядә "ят агент сәүдәгә корылмаган оешма дип танылды) элеккеге юристы Әбүбәкер Янгулбаевның әти-әнисен: отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевны һәм аның хатыны Зарема Мусаеваны мәҗбүри Чечняга китерү турында документлары булган. Сайди Янгулбаевның хөкемдар статусы аңа кагылгысызлыкны тәэмин иткәнгә күрә, бары тик Мусаеваны гына тоткарладылар.
  • 23 гыйнварда Чечняның мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәд Дудаев, полиция хезмәткәрен мәсхәрәләү һәм аңа һөҗүм итүдә гаепләп, мәхкәмәнең Мусаевага 15 тәүлек административ сак билгеләвен хәбәр итте.
  • Шул вакыттан бирле инсулинга бәйле шикәр чире белән авырган Зарема Мусаева турында дөреслеккә туры килә торган мәгълүмат юк. Аның янына адвокатларны кертмиләр.
  • Хатыны тоткарланганнан соң, Сайди Янгулбаев кызы белән Русиядән чыгып китте.
  • Чечня хакимиятләре абыйлы-энеле Ибраһим һәм Әбүбәкер Янгулбаевларның 1ADAT оппозицион Telegram-каналын оештыруда катнашы бар дип саный.
  • 31 гыйнварда чит илдә яшәүче Ибраһим Янгулбаев, террорчы эшчәнлеккә чакыру турындагы җинаять эше кысаларында читтән торып кулга алынды, бу эш аңа әлеге каналдагы язмалар өчен ачылган иде.
  • Гыйнвар ахырында Әбүбәкер Янгулбаев Чечняда яшәүче туганнары – барлыгы 15 кеше элемтәгә чыкмый һәм өйләрендә күренми башлады, дип хәбәр иткән иде. Шуннан соң Чечня башлыгы "Газаплауга каршы комитет" башлыгы, президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Игорь Каляпинны һәм "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны "террорчыларның астыртын булышчылары" дип атады.
  • Чечня башлыгы сүзләренчә, алар "сценарийлар әзерләп һәм үз персонажларының колагына текстлар, үз-үзеңне тоту тәртибе пышылдап", Чечня халкында акча эшли.
  • "Новая газета" Кадыровка каршы җинаять эше ачуларын таләп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG