Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды 


Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов
Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов

Аксакаллар шурасы бу хактагы мөрәҗәгатьне Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановка юллаган.

Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы авылларда хәмер сатучы кибетләр санын арттыру күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдергән һәм Җәүдәт Әхмәтхановны татар авылларын хәмер сатудан сакларга чакырган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хәзрәтләр җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре белән сөйләшүләр алып бара. Имамнарның тырышлыгы белән Татарстандагы 16 муниципаль районның 30дан артык авылында кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бөтенләй сатылмый, яисә изге Рамазан ае вакытында туктатыла. Без моны Татарстан Диния нәзарәтенең мөселман дин әһелләре хезмәте нәтиҗәсе дип саныйбыз", диелә хатта.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең карары - имамнарның халыкны хәмер эчүдән баш тартырга чакыруы һәм авылларда хәмер сатучы кибетләрне ябуга бәйле тырышлыкларын юкка чыгарачак, диелә.

Аксакаллар авылларда хәмер сату нокталарын арттыру - татар-мөселман традицияләрен саклау мәсьәләләренә каршы килә, дип белдергән һәм Татарстанда 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын каршыларга әзерлек баруын искәрткән.

25 гыйнварда, Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.

Җитәкчелек фикеренчә, халык исерткеч эчемлекләрне кулдан сатып алып эчә һәм бу агулануга китерә. Моны булдырмас өчен алар авылларда аракы сатучы кибетләрне арттыру яклы. Азатлыкка сөйләгән икътисадчы әйтүенчә, аракы сатуны арттыру бюджетка күбрәк акча туплау максатыннан башкарыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG