Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимияте "Татспиртпром" аракысын авылларда сатуны арттырырга ниятли


Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән.

2021 нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда "Татспиртпром"ның барлык хәмерен сату - өч процентка, шул исәптән аракы сатышы – биш процентка кимегән.

Бу хакта республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде, дип яза "Коммерсантъ".

"Бу хәлнең төп сәбәбе – авыл җирлекләрендә кибетләрнең азаюы", дигән Нигъмәтуллин.

Ул алга таба да кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, кечкенә торак пунктлар өчен республикада ике програм эшли башлаган. Беренчесе кысаларында, Русиянең башка субъектлары белән "чик буе территорияләрендәге сәүдә объектлары өчен аерым бәя сәясәте" гамәлдә булачак.

Икенчесе кысаларында, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татпотребсоюз" белән берлектә, зур булмаган авылларда республика аракысын сату өчен махсус кибетләр ачылачак.

Әхмәтханов мондый кибетләрдә аракыга бәя канун билгеләгән минималь бәядән булачак дип белдергән, бу хакта "Татспиртпром" белән килешкәннәр. "Бу – хәмерне, шул исәптән көмешкә һәм ялган аракыны кулдан сатуны булдырмаска ярдәм итә", дип искәрткән инспекция башлыгы.

Икенче програм нигезендә узган ел 310 кибет эшли башлаган, 2020 елда шундый 12 кибет ачылган. Әхмәтханов мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта респубикада бөтенләй кибете булмаган яки куәтле хәмер сатмый торган кибетләр генә эшләүче 1,2 мең торак пункт бар.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова мәгълүматына күрә, узган ел республикада хәмер белән агулану очраклары 1,5 тапкыр арткан. Барлыгы 695 кеше агуланган, аларның 238-е үлгән. Шул ук вакытта халык ялган аракы, техник спирт, тосол белән ешрак агулана диелә. Патяшина әйтүенчә, яшүсмерләр һәм балалар арасында да хәмер белән агулану очраклары арта.

Узган елның ноябрендә Казанда метанол белән агуланып 13 кеше хастаханәгә салынган иде.

Тикшерү ачыклаганча, 18 кешедән торган яшьләр төркеме йортта туган көн уздырган булган. Яшьләр машина багажнигыннан спиртлы эчемлек урынына ялгышып тәрәзәне туңдырмый торган сыекча алган һәм аңа тәм бирүчеләр кушып эчкән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG