Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ялган аракы белә агуланып өч кеше үлгән


Аларның мәете Казанның Авиатөзелеш районы Симонов урамындагы фатирларның берсендә табылган.

Казанда өч кеше хәмер белән агуланудан үлгән, тагын бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online" Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Вафат булучылар ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Татарстанның тикшерү комитетында, саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылуын хәбәр иттеләр.

"36 яшьлек ирнең, кем булуы ачыкланылучы тагын бер ирнең, шулай ук 26 яшьлек хатын-кызның билгесез матдә белән агуланудан үлгән мәетләре табылды. Моннан тыш, вафат булган ирнең 25 яшьлек хатыны этил спирты белән агулану ихтималы белән хастаханәгә китерелде", дип белдергәннәр Татарстанның тикшерү комитеты идарәсендә.

Табиблар фикеренчә, бәйрәм итүчеләрнең барысы да ялган аракы эчкән булган.

Алданрак Казанда метанол белән агуланып 13 кеше хастаханәгә салынган иде.

Тикшерү ачыклаганча, 18 кешедән торган яшьләр төркеме йортта туган көн уздырган булган. Яшьләр машина багажнигыннан спиртлы эчемлек урынына ялгышып тәрәзәне туңдырмый торган сыекча алган һәм аңа тәм бирүчеләр кушып эчкән.

18 ноябрьдә Пермьдә дә хәмердән агуланып биш кеше үлүе турында билгеле булды. Тикшерү фаразынча, алар метил спирты эчкән.

Октябрьдә Оренбург өлкәсендә дә ялган аракы эчеп агуланганнар иде. 35 кеше үлде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG