Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда метанол белән агуланып хастаханәгә китерелгән студент кыз үлгән


Ул агуланучылар арасында беренчеләрдән булып медицина ярдәме сораган булган.

Дуслары белән бәйрәм иткәндә метил спирты белән агуланган студент кыз хастаханәдә вафат булган, дип хәбәр итә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"Кызганыч, табиблар бу көннәрдә хастаханәдә диярлек яшәп, ятагы яныннан китмичә бөтен тырышлыгын куйса да, бер пациентны саклап калып булмады. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм министр исеменнән кайгы уртаклашабыз", диелгән хәбәрдә.

Казанның Салмачы бистәсендәге бер шәхси йортта яшьләр төркеменең исерткеч эчемлекләр кулланып агулануы турында 16 ноябрьдә хәбәр ителгән иде.

Метанол белән агулану билгеләре булган 13 кешене хастаханәгә салдылар. Студентларның 10сы Башкортстаннан, өчесе - Казаннан.

Тикшерү ачыклаганча, 18 кешедән торган яшьләр төркеме йортта туган көн уздырган булган. Яшьләр машина багажнигыннан спиртлы эчемлек урынына ялгышып тәрәзәне туңдырмый торган сыекча алган һәм аңа тәм бирүчеләр кушып эчкән.

18 ноябрьдә Пермьдә дә хәмердән агуланып биш кеше үлүе турында билгеле булды. Тикшерү фаразынча, алар метил спирты эчкән.

Октябрьдә Оренбург өлкәсендә дә ялган аракы эчеп агуланганнар иде. 35 кеше үлде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG