Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре коронавирус сәбәпле "итальянча эш ташлау"ны туктатып тора


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Итальянча эш ташлау" 4 февральдә башланырга тиеш иде.  

Башкортстанның "итальянча эш ташлау" игълан ителгән Ишембай район хастаханәсендә элек ашыгыч ярдәм бүлеген вакытлыча җитәкләгән, хәзер медбрат булып эшләүче Рамил Рәҗәпов һәм хастаханәнең югары категорияле фельдшеры Вера Высогорец Азатлыкка ковид таралу сәбәпле "итальянча эш ташлау"ны вакытлыча туктатулары турында белдерде.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре мөрәҗәгать яздырган. Анда бригадаларның әле дә тулы булмавы, әмма халыкны ашыгыч ярдәмнән мәхрүм итмәс өчен медицина хезмәткәрләренең эшләрен дәвам итүе әйтелә.

"18 гыйнварда ясаган мөрәҗәгатебездән соң, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашу узды, аның нәтиҗәсендә күпсанлы тикшерүләр үтте һәм безнең бүлекчәгә Уфа шәһәреннән дүрт ашыгыч ярдәм хезмәткәре һәм күпсанлы студентлар төркеме җибәрелде. Әмма бу берничек тә безнең штатны арттырмый һәм бригадаларыбызны тулысынча тулыландырмый. Үз таләпләребездән баш тартмыйбыз, әмма ОРЗ һәм ковид белән авыручылар саны күбәюе һәм чакырулар күләме артуы сәбәпле, халыкны ашыгыч медицина ярдәменнән калдырмас өчен, без тулы булмаган бригадалар белән чыгып китәргә мәҗбүр", диелә алар яздырган видео-мөрәҗәгатьтә.

Рамил Рәҗәпов Азатлыкка әйтүенчә, медицина хезмәткәрләре арасында авыручылар да күп, чакыруларга барырга хезмәткәрләр җитми.


Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре болай башка эшләп булмый дип эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде. Хатны 45 кеше имзалаган, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары.

Медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән янады – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

"Итальянча эш ташлау" 4 февральдә башланырга тиеш иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG