Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус сәбәпле планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылган 


Онкология белән авыручыларга, шикәр чире, кан әйләнеше системы авырулары булганнарга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм йөкле хатын-кызларга чыгарма ясалган.

Татарстанда олы яшьтәге кешеләрне профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру туктатылган. Коронавирус белән бәйле вазгыять начараю сәбәпле, Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында шундый фәрман имзалаганнар.

"Олы яшьтәге халыкка планлы медицина ярдәме күрсәтү (шул исәптән профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру, COVID-19 белән авырган затларга тирәнтен диспансер тикшерүе уздыру) 2 февральдән алып, санитар-эпидемологик вазгыять яхшырганга кадәр, вакытлыча туктатып торыла", дип хәбәр иткәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә, бу хакта "Интерфакс" яза.

Шулай ук балаларга медицина тикшерүе уздыру, күчмә медицина комплексларының эшчәнлеге кичектерелгән.

Онкология белән авыручыларга, шикәр чире, кан әйләнеше системы авырулары булганнарга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм йөкле хатын-кызларга гына чыгарма ясалган. Әлеге фәрман шулай ук халыкны вакциналауга да кагылмый.

Күптән түгел Башкортстанда да, коронавирусның "омикрон" штаммы таралу сәбәпле, профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру туктатылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG