Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты авылда хәмер сату кибетләрен ачуга каршы пикетка чыкты


Ренат Йосыпов
Ренат Йосыпов

Татар милли хәрәкәте активисты Ренат Йосыпов Казанда Татарстан премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинны эштән җибәрүне таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Гыйнвар ахырында Нигъмәтуллин авылларда хәмер сатучы кибетләр санын арттырып “Татспиртпром” аракысын сатуны күбәйтү турында сөйләгән иде.

3 февральдә Татарстан хөкүмәте йорты каршында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Ренат Йосыпов "Вице-премьер Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итәбез. Халыкны исертү хисабына бюджетны тутыру - җинаять", дигән шигарь күтәреп торды.

Йосыпов Азатлыкка әйтүенчә, түрәләр Татарстанны төрле яклап чукый һәм талый.

"Хәзер хәмер эчемлекләр сату белән бюджетны тутырырга телиләр. Татар авылларында хәмер сату кибетләре ачарга ярамый. Хәзер халыкны исертеп тулысынча аңгырайтырга уйлыйлар. Исерек халык белән идарә итү җиңел бит, чөнки исереккә берни дә кирәкми", дип белдерде ул.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, татар авылларында аракы сату кибетләре ачарга теләүнең нигезендә республика бюджетын акча белән тутыру ята. Әмма моның икенче ягын түрәләр уйлап та карамый.

"Быел Болгарда исламның рәсми кабул ителүенең 1100 тулган елында Татарстан хөкүмәте татар авылларында аракы кибете ачмакчы була. Бу берничек тә аңлашылмый һәм нәфрәт тә тудыра. Әлеге хәл мәгънәсезлек кенә түгел, ә җинаять тә", диде Зәкиев.

Кичә Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырып Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановка мөрәҗәгать белән чыккан иде.

25 гыйнварда, Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.

Җитәкчелек фикеренчә, халык исерткеч эчемлекләрне кулдан сатып алып эчә һәм бу агулануга китерә. Моны булдырмас өчен алар авылларда аракы сатучы кибетләрне арттыру яклы. Азатлыкка сөйләгән икътисадчы әйтүенчә, аракы сатуны арттыру бюджетка күбрәк акча туплау максатыннан башкарыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG