Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комсомоллар Пенза өлкәсенең байрагыннан Гайсә пәйгамбәрнең йөзен алып ташлауны таләп итте


Алар мәктәптәге православие һәм ислам нигезләре дәресләрен, Конституциядә һәм дәүләт гимнында Аллаһны искә алуны тәнкыйтьчел фикер йөртү белән көрәш дип атаган.

Пенза комсомолы активистлары Конституциягә һәм дәүләт гимнына Аллаһны катнаштыруга, мәктәпләрдә православ һәм ислам дине дәресләре укытуга каршы чыккан. Алар Пенза өлкәсенең әләменнән Гайсә Пәйгамбәрнең рәсемен алып ташлауны таләп иткән, чөнки Русия – дөньяви дәүләт, дип белдергәннәр. Бу хакта "Пензенский комсомол" Telegram-каналы хәбәр итә.

Пенза комсомолы активистлары православие храмы, синагога һәм католик чиркәве янына "Антиклерикализм-2022" чарасына чыккан. (Клерикализм – сәяси агым, ул җәмгыять тормышында рухи кыйммәтләрне алга чыгара - ред.). Алар мәктәптәге православие һәм ислам дине нигезләре дәресләрен, Конституциядә һәм дәүләт гимнында Аллаһны искә алуны тәнкыйтьчел фикер йөртү белән көрәш дип атаган. Активистлар Пенза өлкәсе әләменнән Гайсә пәйгамбәр йөзле "Спас Нерукотворный" иконасы рәсемен алып атуны таләп иткән.

Пенза өлкәсенең әләме турыпочмаклы, ул яшел төстәге вертикаль һәм сары төстәге горизонталь полосалардан гыйбарәт. Сары полосада Спас Нерукотворный рәсеме урнашкан. Төбәк депутатлары тарафыннан 2002 елда ук расланса да, Пенза өлкәсе әләме хәзерге вакытка кадәр Русиянең геральдика реестрына кертелмәгән. Геральдика шурасы рәисе Георгий Вилинбахов сүзләренчә, әләм бөтен дөньяда, шул исәптән Русиядә кабул ителгән геральдика кагыйдәләренә каршы килеп ясалган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG