Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Нобель бүләгенә тәкъдим ителде


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Әлеге тәкъдим белән Польша чыкты.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевны 2022 елгы Нобель премиясенә Польша парламенты (сеймы) вице-спикеры Малгожата Госевская тәкъдим итте.

Дөнья бүләгенә номинантлар арасында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Беларус оппозициясе лидеры Светлана Тихановская, Британиядән табигатьне тикшерүче Дэвид Аттенборо, Тувалу (Полинезиядә урнашкан ил) тышкы эшләр министры Саймон Кава һәм Рим Папасы Франциск бар.

Җәмилев Нобель бүләгенә 2009, 2011 һәм 2015 елларда тәкъдим ителгән иде инде.

Мостафа Җәмилев Украина ватандашы, кырымтатар халкы Мәҗлесенең элекке җитәкчесе, аңа 78 яшь, шуларның 15 елын ул төрмә һәм лагерьларда уздырды.

Ул Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенә каршы чыкты. 2014 елда аңа Русиягә керүне башта биш елга тыйдылар, аннары 2034 елга кадәр озайттылар. Русия хакимияте аны экстремизмга чакыруда гаепли.

Кырымтатар халкы лидеры гаепләүләрне кире кага, аларны абсурд дип саный. Кырым милли хәрәкәте тарафдалары аны Кырым аннексиясен танымау сәбәпле эзәрлеклиләр дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG