Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан балаларның 3-4 проценты авыр чирли


Бүгенгә 701 балага вакцина ясатылган. 60 меңнән артык укучы мәктәпкә укырга йөрми.

Татарстанда коронавирустан балаларның 3-4 проценты авыр чирли. Бу хакта, бүген, 4 февральдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Вакцина балаларны авыр чирләүдән саклый. Балаларның 3-4 проценты чирне авыр кичерә. Вакцина куркыныч тудыруны саклаучы бердәнбер чара", диде ул.

4 февральгә Татарстанда 701 балага "Спутник М" вакцинасы ясатылган. Бүгенгә республикада 2880 доза вакцина бар. Моңа кадәр Татарстан рәсмиләре федераль үзәктән 12-17 яшьтәге балалар өчен 200 мең күләмендә вакцина сораган иде.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә вәзгыять кискенләшә. Бүгенгә Татарстанда 60 меңнән артык укучы мәктәпкә йөрми.

"Республикада 10 мәктәп тулысынча ябылды. Анда 2 833 укучы белем ала иде. Шулай ук 2 560 сыйныфта, бу 57 829 укучы, белем бирү туктатылган", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Гыйнвар ае ахырында Татарстанда эпидемиологик вазгыять кискенләште. Декабрь ае белән чагыштырганда, елның беренче аенда авыручылар 32,6 процентка арткан. 4 феварльгә Татарстанда халыкның 79,1 проценты, яки 2,4 млн кеше вакцина кадаткан. Шул ук вакытта ярты елдан соң ревакцина ясатырга тиешле 620 мең кешенең 199 меңе генә вакцина ясаткан.

Хәзер Татарстанда 56 ковид-һоспиталь ачылган. Ятакларның 13 проценты гына буш. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һоспитальләрне арттырырга әзер булуын белдерде.

Узган тәүлектә Татарстанда 996 кеше коронавирус йоктырган, 572 кеше хастаханәгә салынган. Рәсмиләр белдерүенчә, пандемия башыннан 1612 кешенең гомере өзелгән.

Бәйсез демографлар коронавируска бәйле рәсмиләр биргән саннарга шикләнеп карый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG