Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез демограф: Татарстанда үлемнәр нык арткан, рәсми саннар ышанычсыз


Казан күренеше
Казан күренеше

Бәйсез демограф Алексей Ракша сүзләренчә, Татарстанда артык үлемнәр, ягъни көтелгәннән күбрәк үлемнәр саны бер ел эчендә 72 процентка арткан. Ул Татарстан оператив штабы китергән саннарга ышанмаска чакыра.

Татарстанда үлемнәр саны иң югары дәрәҗәгә җиткән. Росстат хәбәр итүенчә, 2021 елда республикада 60 меңнән артык кеше үлгән. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Үлемнәр саны артуы пандемия башланганнан бирле күзәтелә. Коронавирус тарала башлаган 2020 елда үлем-китемнәр 27 процентка күбрәк булган. Бәйсез демограф, Росстатның элекке хезмәткәре Алексей Ракша белдерүенчә, Русиядәге иң начар вазгыятьләрнең берсе Татарстанда күзәтелә. Ул республикада көтелгән үлемнәр саны 72 процентка артуын әйтә.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

Узган ел Татарстанда барлыгы 60 301 кешенең гомере өзелгән. Туучылар саны күпкә кимрәк. Нибары 40 963 сабый дөньяга килгән. Шулай итеп, 2021 елда Татарстанда демографик кимү 19 365 кешегә җитте.

Татарстанда үлем-китемнәрнең артуының төп сәбәпләре китерелми. Шулай да COVID-19 йоктырудан узган ел 10 433 кешенең гомере өзелүе турында хәбәр ителде. Татарстанда иң күп үлемнәр саны октябрь (1870) һәм ноябрь (2720) айларына туры килә. Русиядә былтыр бу күрсәткеч 517 мең кешегә җиткән. Әлеге саннар пандемиянең беренче елыннан 3,2 тапкырга күбрәк. Росстат бу кешеләрнең үлемендә төп сәбәп коронавирус булган дип белдерә.

Үлемнәр саны Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы китергән рәсми саннарыннан нык аерыла. Соңгы мәгълүматка күрә бөтен пандемия дәвамында республикада COVID-19дан 1 587 кеше үлгән. Элегрәк Татарстан рәсмиләре мондый аерманың зур булуын авыручыларда коронавирус ачыкланмавы белән бәйләп аңлата иде.

Башкортстанда да вазгыять охшаш, ләкин процентлар белән санаганда үлемнәр азрак. Күрше республикада үлем-китемнәр 10 процентка арткан. Былтыр 66 366 кешенең гомере өзелгән, туучылар 39 333 гына булган. Демографик упкын 27 меңнән артып киткән.

Бәйсез демограф Алексей Ракша Татарстанда пандемия башыннан артык үлемнәр, ягъни көтелгәннән күбрәк булган үлемнәр, 28,5 мең кешегә җитте, дип белдерде Азатлыкка. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Башкортстан зур югалтулар кичерде. Моны ул халыкка ялган статистика күрсәтү белән бәйләп карый.

Алексей Ракша
Алексей Ракша

"Татарстан күбрәк зыян күрде. Чынлыкта, Татарстанда күбрәк ялганлыйлар. Хисап бирү ягыннан караганда, Татарстан иң ялганчы төбәк. Рәсми стопкоронавирус.рф хисабына күрә, Русиядә иң яхшы вазгыять анда. Чынлыкта, Татарстанда Русиядәге иң начар вазгыятьләрнең берсе. Бу 2020 елның җәеннән "Камаз" ширкәтеннән инфекция таралудан башланды. Монда бернинди гаҗәп хәл юк. Күбрәк ялганлаган саен, төбәктә шуның кадәр вазгыять начаррак. Безнең җитәкчеләр күбрәк ялганласа, шуның кадәр күбрәк кеше үлә.

Пандемия башыннан Татарстанда артык үлемнәр 28,5 меңгә җитте

Пандемия башыннан Татарстанда артык үлемнәр, ягъни көтелгәннән күбрәк булган үлемнәр, 28,5 меңгә җитте. Әгәр Дмитрий Кобак һәм Ариэль Карлински инфографикасына карасак, 29,8 мең кеше үлгән булуын күрәбез. Бары Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Сарытау, Оренбур, Мордовия, Липецки һәм Ямал-Ненецки төбәкләрендә генә хәл начаррак. Татарстан Русиядә үлемнәр саны артуның чагыштырмача күрсәткече белән 8-11 урында тора. 20 ай эчендә көтелгән үлемнәр саны 38 процентка, ә бер ел эчендә – 72 процентка күбрәк. Бу – зур күрсәткеч. Идел буе округында ул Оренбур, Сарытау, Мордовия төбәкләреннән соң дүртенче урында", диде ул.

Кобак һәм Карлински инфографикасы
Кобак һәм Карлински инфографикасы

Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, үлемнәр күрсәткече кимрәк булды. Ракша сүзләренчә, бу күрше республикада җитди чикләүләр кертелүе белән бәйле.

Татарстанда мондый чикләүләргә бармадылар, нәтиҗәдә кешеләр күбрәк үлде

"Башкортстанга Идел буе бүлгесендәге кебек зыян килде. Ә Идел буе бүлгесе Русиядә күбрәк югалтулар кичергән төбәк санала. Татарстанда җыелып килгән начар вазгыять. Башкортстанда октябрьдә җитди чикләүләр кертелде. Алар артык үлемнәрне нульгә кадәр диярлек киметте. Татарстанда мондый адымга бармадылар, нәтиҗәдә, кешеләр күбрәк үлде", ди ул.

Татарстандагы артык үлемнәргә килгәндә, бәйсез демограф моны коронавирус белән бәйли.

"Татарстанда булган артык үлемнәр бу чорда коронавирус йоктырып үлгән кешеләргә бәйле. Әгәр алар бу вакытта авырмаган булса, үлмәсләр иде", ди ул.

Ни өчен Росстат китергән мәгълүматлар Татарстан оператив штабы саннарыннан нык аерыла, дигән сорауга ул:

Татарстандагы оператив штаб барыннан да ныграк алдый

"Сез сорауны дөрес куймыйсыз. Сорау болай тора: ни өчен Татарстанның оператив штабы Русиядә барыннан да катырак алдый? Сездә иң ялганчы оператив штаб. Аның барлыгы турында онытыгыз. Ул оятсыз һәм оялмыйча алдый".

"Кешеләргә бар да тәртип дип әйтсәң, алар курыкмый башлый һәм бу куркусыз кешеләр вирус йоктырып үлә. Бу әле 2020 елда Путинның "нульләшүе" белән дә бәйле. Хәтерләсәгез, моны гади грипп дип сөйләделәр. Әлеге сүзләрне һәркем истә тота һәм беркайчан да онытмый. Ул кешеләрнең аңына кереп утырды. Пропаганда шулай эш итте. Менә бу шуның нәтиҗәсе", дип өстәде ул.

Бәйсез демограф Алексей Ракша сүзләренчә, әлеге вакытта Идел буе төбәкләре арасында Татарстанда авыручылар саны акрынрак арта. Якынча, 10-14 көннән, ягъни 10-15 февральдә COVID-19 йоктыручылар саны иң югары дәрәҗәгә җитәчәк. Февраль уртасыннан соң авыручылар саны кимиячәк, дип фаразлады ул Азатлыкка.

"Медиазона" (Русиядә "ят агент" медиа дип танылды) экспертлары да артык үлемнәр исәбен алып бара. Татарстан буенча мондагы саннар Алексей Ракша саннарыннан бераз гына артып китә – 29 757 кеше. Аларның 41 процентны коронвируслы булган диелә.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар санын федераль штабка тапшыручы Роспотребнадзорның Татарстан идарсе статистиканы киметеп күрсәтү юк, йоктыруны исәпләү үзенчәлеге генә бар дигән иде. Идарә җитәкчесе Марина Патяшина рәсми статистикага COVID-19 белән барлык авырулар да кермәвен таныды.

"Кеше коронавирус йоктыруда шикләнелсә, аннан ПЦР анализ алына. Аның нәтиҗәсе дөрес булмавы да бар. Вирусны без борыннан эзлибез. Әгәр кешедә үпкә ялкынсынуы башланган икән, тамакта вирус табу мөмкин түгел. Табиблар расланган ковид диагнозы куя ала. Расланмаган очракта да шундый ук тәртиптә ковид-һоспитальдә дәвалый. Федераль канун нигезендә рәсми статистикага борын бугазыннан алынган тест нәтиҗәләре генә китә", диде Патяшина.

Былтыр декабрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекция белгече Халит Хәертдинов та республикада коронавирустан үлүчеләрнең күплеген танып, "йөз елга бер кабатлана торган хәл", дип нәтиҗә ясаган иде.

"Шуның хәтле авырган кешеләрне без беркайчан да күрмәдек. Быел рәсми саннарга күрә дә COVID-19дан үлүчеләр бик күп булды. Мондый хәлләр йөз елга бер тапкыр була дип әйтә алам. Бер гасыр элек испан гриппы (испанка) таралган. Аннан 20 миллионнан алып 50 миллионга кадәр кеше үлгән. Ул вакытта вакцина булмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG