Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсен тәнкыйтьләгән баннерны мәхкәмә тәфтишләре йорт дивары белән бергә сүтеп алган


Баннер диварның бер өлеше белән бергә сүтелгән
Баннер диварның бер өлеше белән бергә сүтелгән

"Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака" дигән язулы баннерны Кирмән каршындагы йортты яшәүче Марс Хәйруллин элгән иде.

4 февральдә мәхкәмә тәфтишләре казанлы Марс Хәйруллин яшәгән йорт диварыннан "Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака" дигән язулы баннерны салдырган. Баннер артында хакимиятне тәнкыйтьләп йортның диварына ук язылган тагын бер язу булган һәм тәшфтишләр диварны сүткәннәр.

Хәйруллин бу баннерны үз йортының чормасы диварына 16 гыйнварда элгән иде.

Шул вакыттан бирле хакимият вәкилләре берничә тапкыр баннерны салдырырга тырышкан һәм йорт хуҗасы – Марс Хәйруллинның үзен моны эшләргә үгетләп караган. Әйтик, 26 гыйнварда аның йорты янына полиция килгән булган.

Марс Хәйруллин "Idel.Реалии"-га хәбәр итүенчә, мәхкәмә тәфтишләре аның йорты янына иртәнге сәгать уннар тирәсендә җыелышкан. Йорт янына күтәрткечле машина куып китергәннәр, бу кирәкле эшләрне урам аша гына да башкарырга мөмкин булсын өчен эшләнгән.

Баннер чорма диварында язылган "Казанның росреестры башкарма комитеты эчке эшләр министрлыгы Мафия" дигән шигарьне каплап торган булган. Бу язуны Хәйруллин 2020 елның җәендә үк язган булган. Нәтиҗәдә чорма диварын да сүтеп ташлаганнар дип хәбәр итә "Протестная Казань" Telegram-каналы.

Әлегә Марс Хәйруллин тәфтишләр белән мәшгуль булуын җиткергән.

Хәйруллинның Татарстанның хакимият структуралары белән "баннер сугышы" 2009 елдан бирле дәвам итә. Бу вакыт эчендә аның темалары берничә мәртәбә үзгәреп торды.

Ул "Кирмән саклавы астында булган Ирек мәчете – канунсыз" һәм "Рөстәм, ял паркында күмәргә ярамый" баннерлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, "Метшин, синең өчен төрмә елый" баннеры белән Казан мэры Илсур Метшинны, шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны һәм Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущинны тәнкыйтьләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG