Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда милли хәрәкәт ветераны Тимур Дагджы белән хушлаштылар


Тимур Дагджы
Тимур Дагджы

Аңа 89 яшь иде.

6 февраль кырымтатар милли хәрәкәт ветераны, Ташкентта 1957 елда чыга башлаган "Ленин Байрагы" (хәзерге "Яңа Дөнья") кырымтатар гаҗитененың элекке баш мөхәррире Тимур Дагджы Акмәчеттәге Богурча (Каменка) кырымтатар бистәсе зиратында җирләнде.

Тимур Дагджы 1932 елның 19 маенда Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген 15 яшендә башлый, слесарь, монтажчы, шофер булып эшли. 1956 елдан башлап Самарканд өлкәсе гәҗитендә эшли, Ташкент шәһәренә күчкәч, беренче тапкыр кырымтатар телендә тапшырулар оештыра, хикәяләр һәм очерклар яза.

Милли хәрәкәттә катнашуы 1964 елдан башлана, 1966 елда Мәскәүдә кулга алына, Лефортово төрмәсенә утыртыла. Азат ителгәннән соң Үзбәкстан партиясе үзәк комитеты инспекторы булып эшли, 1982-1985 елларда "Ленин байрагъы" газетасы мөхәррире була. Үзбәкстан үзәк комитеты бюросы карары белән "милләтчелектә гаепләнеп" вазифасыннан алына.

1989 елда Кырымга күчкәч, Тимур Дагджы актив җәмәгать һәм журналистлык эшчәнлеген дәвам итә. Кырымны үстерү һәм интеграцияләү програмында катнашта, Халыкара оешмалар финанслый торган берничә мөһим проектны гамәлгә ашыра.

Сталин депортациясе кырымтатарларга китергән зыян турындагы мәгълүматларны исәпләп чыгарган һәм бастырган галимнәр төркемен оештыра. "Сталинский геноцид и этноцид крымскотатарского народа", "Одна судьба на все поколения" китапларының авторы була.

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары оештырган комитет исеменнән ул АКШ президенты Барак Обамадан кырымтатар халкыннан рәсми рәвештә гафу үтенү һәм репрессияләр нәтиҗәсендә кырымтатарларга китерелгән матди, әхлакый зыянны капларга чакырып мөрәҗәгать кабул итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG