Accessibility links

Камилә Вәлиева һәм Александр Галләмов фигуралы шууда Олимпия чемпионнары булды


Уңнан: Александр Галләмов һәм Камилә Вәлиева
Уңнан: Александр Галләмов һәм Камилә Вәлиева

Бу - татар спортчыларының Олимпиадада икенче медале.

Русия такымында чыгыш ясаучы Казан кызы Камилә Вәлиева һәм Пермь краеның Березняки шәһәрендә туган спортчы Александр Галләмов фигуралы шууда Олимпия чемпионнары исеменә лаек булды.

7 февраль иртән алар Марк Кондратюк, Никита Кацалапов, Виктория Синицына һәм Анастасия Мишина белән бергә Пекиндагы Олимпиада Русиянең җыелма такымында чыгыш ясап алтын медаль яулады. Җыелма такым ярышларында Русия җыелма командасы 74 балл җыеп, беренче урынга чыкты. Икенче урында 65 балл белән АКШ, өченче – Япония җыелма командасы (63 балл).

Моңа кадәр Камиләнең дә, Александрның да Олимпия чемпионы исеменә ирешкәннәре юк иде.


Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туа. Тимераякта шөгыльләнүен 3,5 яшендә Казанда башлый. 2012 елда Камиләнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, 2018 елдан ул Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә. 2018 елда шулай ук Тутберидзе әзерләгән Алинә Заһитова Пхенчханда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.

Камилә юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән кыз. 2021 елның Русия чемпионы исеменә лаек. Күптән түгел Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә узган Европа чемпионатында хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә алтын медаль яулады. Кыска програмда 94,45 балл җыеп дөнья рекордын куйды. Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 Гран-при җиңүчесе. Моннан тыш, Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды.

Камилә Вәлиева былтыр фигуралы шууда берничә дөнья рекордын куйды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле спортчыларның берсе санала.

Александр Галләмов 1999 елның 28 августында Пермь крае Березники шәһәрендә дөньяга килә. Парлы шууда Анастасия Мишина белән чыгыш ясый. Икесе бергә 2021 елда дөнья чемпионы, 2022 елда – Русия чемпионы булган, шулай ук 2022 елда – Европа чемпионы, 2019 елда исә юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән. Русиянең атказанган спорт мастеры.

Галләмов нәфис шуу белән 2004 елда шөгыльләнә башлый, беренче елларда ул ялгыз шууда чыгыш ясый. Спорт юлы Екатеринбурда башланып китә, 2014 елда егет парлы шууга күчә һәм Петербурга күчә. Парлы шууда юниорлар арасында да, зурлар арасында да дөнья рекорды куйган спортчы.

Камилә дә, Александр да Олимпия уеннарында ике тапкыр чыгыш ясаячак – аерым ярышларда да, такым белән дә. Аерым ярышлар 8 февраль башланачак.

Быелгы кышкы Олимпиа уеннарында Пекинда 15 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм Грузия исеменнән чыгыш ясый. Шуларның икесе – Русия өчен чыгыш ясаган Эдуард Латыйпов белән Ульяна Нигъмәтуллина Олимпиадада бронз медаль алды. Алар Кристина Резцова һәм Александр Логинов белән бергә биатлонда катнаш эстафетада өченче урынга чыкты.

Бүген татарлар тагын берничә милләттәшенең Олимпиада чыгышларын күзәтә ала. Русия өчен чыгыш ясаучы Ульяна Нигъмәтуллина биатлонда, Данил Садриев чаңгыда трамплиннан сикереп көчен сынаячак. Русиянең хоккей хатын-кызлар җыелмасы Канада кызларына каршы уйный. Русиянең хоккей такымында 4 татар кызы бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG