Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Уфа һәм Казан арасында экспресс-поезд йөрешен башлату ниятләнә. Элегрәк мондый маршрут булган, әмма соңрак тукталган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
31 гыйнварда проектны эшләтеп җибәрү турында Куйбышев тимер юл җитәкчесе Вячеслав Дмитриев та белдергән иде.
Аның сүзләренчә, юлның якынча вакыты – 15 сәгать, ә тиз йөрешле поездда ул 12 сәгать булачак.
Ике шәһәр арасында гамәлдә булган тимер юл йөреше 21 сәгатьне алып тора иде һәм ихтаяҗ булмау сәбәпле ябылды.
Дмитриев шулай ук поездның кич белән Уфадан китеп, Казанда иртән булачагын искәрткән.
Узган айда Радий Хәбиров М-5 машина юлын киңәйтү хакында да сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, 2026 елга кадәр трассаның сул як ярысы Шакша юл чишелешеннән алып, Татарстан белән чиккә кадәр дүрт полосалы булачак, бу юл һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров әйтүенчә, 2030 елга кадәр Башкортстандагы М-5 олы юлы тулысынча дүрт-алты полосалы булырга һәм "каршы яктан килүче агымнарны аерырга" тиеш.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!