Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуроры балаларны өйдә укыту өлкәсендә тәртип кертергә чакырды


Илдус Нафиков
Илдус Нафиков

Татарстанда гаиләдә белем алучылар саны 65 процентка арткан

Бу уку елында Татарстанда 1 978 укучы өйдә белем ала. Узган ел бу сан 1 198 булган. Бу хакта 8 гыйнварда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратураның еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Балаларны өйдә укыту өлкәсенә тәртип кертергә вакыт. Әлеге белем алу формасы еш кына баланың белем сыйфатына һәм социаль күнекмәләренә тискәре тәэсир итә. Шуңа күрә мондый уку медицина күрсәткечләре сәбәпле мәктәпкә йөри алмаганда гына искәрмә рәвешендә кулланылырга тиеш. Медицина белешмәсен дә даими төстә тикшереп торырга кирәк. Моннан тыш, өйдә белем алучы балаларның мәктәпкә беркетелмәве, аттестация узарга килмәве туктатылырга тиеш. Әлеге мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмавы яшүсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра, социаль яраклашуны җимерә", диде ул.

Тискәре күренеш буларак Илдус Нәфыйков Әлмәт районын мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, узган ел вазифаи зат хезмәт һәм аттестация нәтиҗәсен алдалап күрсәткән. Үз чиратында бу хәл баланың үз әнисен үтерүгә китергән диде ул. Татарстан прокуроры гаиләдә белем алуны җитди контрольгә алырга чакырды.

Русиядә баланы өйдә укытуга күчү очраклары арта. Өч ел элек Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кушкан иде. Аның сүзләренчә, гаиләдә уку формасына, хосусый мәктәпләргә күчүчеләр бар. Еш кына андый очракта мөгаллимнәр дә радикал ислам идеологиясе вәкилләре була дип белдергән иде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG