Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өйдә укыту мәктәпне алыштыра аламы?


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә баланы өйдә укытуга күчү очраклары арта. Галимнәр моның төп сәбәпләрен мәктәпләрдә сыйфатсыз белем бирүдә, балаларның тискәре социальләшүендә күрә. Мөселман һәм христиан дине кагыйдәләре нигезендә укытырга теләү дә ата-аналарны балаларын гадәти мәктәпләрдән алып, өйдә яки махсус үзәкләрдә белем бирүгә этәрә.

Казанда IX "Күпмәдәниятле дөньяда ислам" халыкара фәнни форумы уза. 26 сентябрь форум кысаларында Казан федераль университетында "Гомум белем бирү системында мөселман гаиләләрендәге балалар: Русиядәге һәм халыкара тәҗрибә" секциясе үтте.

Чит илдән, Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан унлап галим һәм белгеч катнашкан чарада мөселман гаиләләрендә балаларга шәригатьчә белем бирү юллары, өйдә укытуга күчүнең сәбәпләре, малайлар һәм кызларны аерым укытуның өстенлекләре тикшерелде.

Кемдер баланы гадәти мәктәптән аерып өйдә укытуга күчүнең тискәре якларын, ә кемдер аның өстенлекләрен төрле мисаллар ярдәмендә аңлатырга тырышты, өйдә укытуга күчкәч бала җәмгыятьтән аерыла, социальләшүе кими дип әйтүчеләргә җавап итеп, моның нәкъ киресе булуын да әйтттеләр.

"Дагыстанда балаларны өйдә укыту бер мода кебек"

Дагыстаннан килгән дүрт бала әнисе Елизавета Баматова Дагыстандагы мәгариф системына тукталды, ислам диненең төрле милләтләрне берләштереп торуын, мәктәпләрә, югары уку йортларында дин темасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмавы турында сөйләде.

Елизавета Баматова
Елизавета Баматова

"Бездә кыз балалар ислам дине кушканча, иркен рәвештә яулык бәйләп, озын итәк киеп уку йортында белем ала алалар. Диндәге балалар белән дин тотмаучы балалар арасында да бернинди низаг күзәтелми. Шулай ук мөселман яисә христиан булган өчен укытучылар тарафыннан кысрыклау юк", дип ул үзләрендәге вазгыятьне аңлатты.

Баматова сүзләренчә, Русиядә мөселман гаиләләренең үз балаларын гадәти мәктәпләрдән алып өйдә укытуга күчү тенденциясе бар. Дагыстанда исә бу бер мода гына икән.

Өйдә укытуның өстенлеген балаларын өлкәннәр тормышына җайлаштыруда күрәләр

"Күп кенә гаиләләр болай эшләүнең сәбәбен үзләре дә белмиләр. Бу гаиләләрнең әти-әниләре белән сөйләшкәч аларның үз өсләренә нинди җаваплылык алганнары белмәүләре аңлашыла. Күпләр тормышларын үзләре өчен уңайлы итергә теләүдән, балаларны өйдә укытуга күчәргә тели. Әйтик, соң йокларга ятып, йокыдан соң торырга өйрәнүчеләр бу хәлне гомер буена дәвам итттерергә телиләр. Шулай ук сәяхәт итәргә яратучылар да балаларын өйдә укытырга тели. Ягъни алар өйдә укытуның өстенлеген балаларын өлкәннәр тормышына җайлаштыруда күрә.

Ләкин өйдә укыту балаларның үсеп килүче организмына, аларның психикасына начар йогынты ясаганын мин генә түгел, психологлар да әйтә. Чөнки бала дәресенең кайчан башланачагын һәм бетәчәген төгәл генә белми. Бу хәл балага демобилизация ясый. Бала гиперактив һәм идарә ителми торганга әверелә", ди Баматова.

Аның сүзләренчә, Дагыстанда үз балаларын өйдә укытырга теләүче ата-аналарның күбесе бары тик акка ак, карага кара дип әйтүчеләр, компромисны белмәүчеләр. Алар кызларның малайлар белән укуын теләмиләр, алар балаларының музыка дәресендә утыруын, рәсем дәресе керүен теләмиләр. Алар беркем белән аралашмы һәм балаларының да аралашуын өнәмиләр. Һәм шул ук вакытта бу ата-аналар мәктәпнең, балалар бакчасының үзенә күрә "социаль вакцина" булуын оныталар, дип белдерде Дагыстан кунагы.

"Системның икесе дә канунда каралган"

Чаллыда эшләп килүче "Заман" мәгриф үзәге вәкиле Сергей Гайжин үз чыгышында Русия кануннарының балаларга йә мәктәптә йә өйдә укытуга мөмкинлек бирүен аңлатып үтте. Канун бар һәм хакимиятләр тарафыннан расланган, безгә бары тик канун кысаларында һәм ачык рәвештә белем бирүне оештырырга гына кирәк, ди ул.

Сергей Гайжин
Сергей Гайжин

"Гаилә мәктәпләре начармы, яхшымы, әллә инде гадәти мәктәптәге уку начармы, яхшымы – болар турында күп бәхәсләшә алабыз. Әмма факт буларак Русиядә болар икесе дә канунда каралган системнар.

Бүген дөнья бик тиз үзгәрә. Русиядә, Америка, Европа илләрендә демографик картина үзгәреп тора. Әйтик, Европа илләрендә мөселман секторы үзен нык сиздерә башлады. Җәмгыятьнең сурәте үзгәрә. Бу шулай ук Русиягә дә кагыла.

Монда ике юл бар. Аның берсе – демократик, икенчесе полиция юлы. Демократик юл – җәмгыять белән хакимият арасындагыы диалогтан тора. Җәмгыять үзгәрә һәм хакимияткә карата ниндидер яңа таләпләр барлыкка килә икән, демократик илдә һәм демократик җәмгыятьтә хакимият шунда ук диалогка бара. Әмма бу озак вакытны ала. Эшләп бетерелергә тиешле әйберләр эшләнми кала бирә.

Русия мәгарифе белән беррәттән мөселманнар яши торган теләсә кайсы илдәге мәгариф системында эшләп бетерелергә тиешле урыннар бар. Әйтик, гендер принцибы. Ислам мәктәпләрендә генә түгел, әйтик Англиянең барлык элиталы мәктәпләрендә дә гендер принцибы белән белем бирелүен беләбез", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Русиядә балаларга белем бирү өлкәсендә берәр нәрсә ошамаса, үзеңнекен булдыру зарур. Әмма моны эшләгәндә кануннан тайпылмау сорала.

"Без шушы принциптан чыгып Чаллыда мөселман балалары өчен мәгариф үзәге ачырга уйладык. Бездә бар да ачык.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Гаиләдә белем алучы балалар икегә аерыла. Аларның беренчесендә, бу балалар кайда, ничек укытыла – бу хакта беркем белми.

Икенче типтагы балалар исә, мәгариф үзәкләрендә белем ала. Ягъни бу балалар белемне профессионаллардан ала. Безнең Чаллыдагы "Заман" мәгриф үзәге шушындый үзәккә керә.

Безнең үзәктә репетиторлар эшли. Һәрбер репетитор белән ата-аналар арасында коллектив килешү төзелгән. Репетиторлар мәктәпләрдәге мәгариф програмнары белән эшли. Барлык балалар да дәүләт мәктәпләренә беркетелгән. Һәр ел ахырында безнең үзәктә укучы балалар, мәктәпләренә барып аттестация узалар һәм нәтиҗәләре уңышлы дип әйтер идем.

Безнең проект Русия кануннары кысаларында эшли һәм автономия принцибы һәм мәгариф процессы контекстында сәяси ирек тормышка ашырыла", ди Гайжин.

"Хохорин чыгышыннан соң контроль көчәйде"

КФУ галимәсе Гүзәл Гүзәлбаева Татарстанда мөселман гаиләләре арасында балаларга өйдә белем бирүгә күчүнең сәбәпләрен белү максатыннан 16 ата-анадан, 5 укытучыдан, 6 белгечтән интервьюлар алган. Өйдә укытуга күчүнең төп сәбәбе дип ата-аналар мәктәпләрдә белем бирү сыйфатының түбән булуын әйтә, ди ул.

Гүзәл Гүзәлбаева
Гүзәл Гүзәлбаева

"Бу 16 ата-ана арасында мөселманнар да, христианнар да, дингә бәйле булмаучылар да бар иде. Гадәти мәктәпләрдәге сыйфатсыз белем бирүне алар төп сәбәп дип атады. Ата-аналар гадәти мәктәпләрдәге социальләшүдән дә кәнәгать түгел. Барысы да түгел әлбәттә. Кешеләр социальләшүне үзләренчә күзаллый бит.

Гаиләдә белем алучы балаларда социальләшү проблемын күрмим

Әмма мин өйдә белем алучы балаларда социальләшүнең күбрәк булуын сиздем. Казан, Чалллыдагы гаиләләрдә белем алучы балалар үзара берләшә, җәмгыятьләр, төркемнәр төзи, төрле экскурсияләр оештыра. Мин шәхсән гаиләдә белем алучы балаларда социальләшү проблемын күрмим.

Гаиләдә белем алуның төп җитешмәгән ягы дип укыту процесын оештыруда дип саныйм. Ләкин шулай булуга карамастан, ата-аналар үзара оешалар һәм хәтта үз территорияләрендә мини-сыйныфларга кадәр булдыралар, онлайн курслар ачып җибәрәләр.

Гаиләдә укытуга күчкән ата-аналарның тагын бер проблемы – мәгариф өлкәсендәге органнар тарафыннан аларны контрольдә тотырга тырышу. Бу ата-аналар безне шул кадәр контрольдә тотарга тырышалар, ә менә гадәти мәктәпләрдәге укытучыларга бу алай ук кагылмый, дип сөйләшәләр. Минемчә, контроль белән беррәттән диалог та булырга тиеш", диде ул.

Гүзәлбаева сүзләренчә, гаиләдә белем бирүгә күчүчеләр өчен иң зур авырлыклар 28 гыйнварда Татарстан эчке эшләр министры Хохорин әйткән сүзләрдән соң килеп туган.

"Ул вакытта министр, безне сәләфилекнең яңа дулкыны көтә диде. Бу дулкын, гадәти мәктәпләрдән алынып, гаилә мәктәпләренә белем алуга күчерелгән балалардан барлыкка киләчәк, дип әйтте. Һәм аның бу сүзләреннән соң, февральдән башлап гаиләләрдә белем бирүче мөселман гаиләләренә полиция хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Өйләренә килеп, сез чыннан да дини сәбәпләрдән чыгып балаларыгызны гадәти мәктәпләрдән алмадыгызмы, дип сораганнар. Мондый киеренкелек әле дә күзәтелә.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Миңа хәтта православлар, ярый әле без мөселманнар арасында яшибез. Мөселман гаиләләренә февральдән башлап зур игътибар күрсәтелә башлагач, безгә карата игътибар бетте, диделәр. Алайса безне дә кысрыклаганнар, үз контроленә алырга теләгәннәр иде, диделәр.

Безгә диалог кирәк. Бер-беребезне ишетүебез мөһим", дип тәмамлады үз сүзләрен галимә.

Гүзәлбаеваның чыгышыннан соң, хәйран гына бәхәсләр дә булып алды. Галимәгә гаиләдә белем бирү эффективмы, түгелме, шуны белә алдыгызмы, дип сораучылар булды.

"Мин бу темада мәгълүмат алу өчен Татарстан мәгариф министрлыгыннан гаиләдә белем алганннарның аттестация нәтиҗәләре ничек дип сорадым. Әлегә кадәр җавап бирелмәде. Тик 2019 елда мәгариф министрлыгының бер газетка биргән җавабында гаиләдә белем алганннарның атттестация уза алмаганнары әйтелгән иде. Мин моңа ышанмыйм. Русиянең күп кенә төбәкләрендә гаиләдә белем алучы балаларның БДИ нәтиҗәләре яхшы", дип белдерде Гүзәлбаева.

Секциянең модераторы, галим Камил Насибуллов чарадан соң журналистларның сорауларын җаваплап, университет буларак, ата-аналардан, мәктәптән, хакимияттән аерылган булганга күрә, гаиләләрдә белем бирү темасын тагын да объективрак тикшерә алуларын әйтте.

Камил Насибуллов
Камил Насибуллов

"Академик атмосфера мәсьәләгә тагын да ачыграк карарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә моны ислам конференциясендә академик ракурстан тикшерергә булдык. Икенче идеябез – бу теманы бары фәнни тикшерү белән генә чикләп калмау иде. Бу мәсьәләдә төрле фикерләргә ишекләребезне ачтык. Без, хәзер нишләргә дигән максат куймадык, бары тик матур гына сөйләшеп, төрле фикерләрне ишетергә теләдек. Белүемчә, бу темага мондый конференция моңарчы булмады", диде ул.

КФУ, Русиянең көнчыгышны өйрәнү институты, Татарстан һәм Русия диния нәзарәтләре, Мәскәү һәм Русия ислам институтлары, Болгар ислам академиясе, Татарстан фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге һәм башка оешмалар оештырган форум җомга көнне пленар утырыш һәм секция утырышлары белән тәмамлана.

* * *

Казанда мөселман балалары өчен "Госмания" мәктәбе эшләп килә. Берничә ел элек Әлмәттә "Нур" исемле мөселман мәктәбе эшләп китте. Тиздән Алабугада мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен мәктәп ачылачак. Зәйдә исә мөселман балалары өчен пансионат ачу теләге тормышка ашмады. Татарлар күпләп яшәгән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында мөселман балалары белемне репетитор үзәгендә ала. Үзәк җитәкчесенә ата-аналардан аны хосусый мәктәп буларак рәсмиләштерергә тәкъдим ителсә дә ул моңа каршы чыга. Чөнки хөкүмәт төрле җитешсезлекләр табып теләсә-кайсы вакытта лицензияне алырга мөмкин дип саный. Берничә көн элек кенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мәктәп ачу өчен Совет районында җир бүлеп бирелүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG