Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә теракт әзерләүдә гаепләнгән нефтекамалы эшендәге төп шаһиттән кабат сорау алуны канәгатьләндермәгән 


Эрнест Шәмсияров
Эрнест Шәмсияров

Эрнест Шәмсияровны Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасы һәм Башкортстан җылылык челтәрләре офисы янында терактлар әзерләүдә, интернетта террорчылыкны пропагандалауда һәм террорчылык эшчәнлегенә булышуда гаеплиләр.  

Бу атнада Екатеринбур шәһәренең хәрби мәхкәмәсендә Башкортстанның Нефтекамски шәһәрендә туган Эрнест Шәмсияровка карата җинаять эшен тыңлаулар дәвам итте. Аны Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасы һәм Башкортстан җылылык челтәрләре (БашРТС) офисы янында терактлар әзерләүдә, интернетта террорчылыкны пропагандалауда һәм террорчылык эшчәнлегенә булышуда гаеплиләр.

Нефтекамалының адвокаты Илкин Әмиров "Idel.Реалии"-га сөйләвенчә, соңгы утырышта мәхкәмә яклауның шаһитләрен - хөкем ителүченең туганнарын тыңлаган.

Адвокат әйтүенчә, шаһитләр Шәмсияровның "беркайчан да Русия Федерациясенә, аның конституцион төзелешенә каршы ниятләре булуын әйтмәвен, беркайчан да ИГИЛ (Русиядә тыелган һәм террорчы оешма дип табылган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме) эшчәнлеген акламавы" турында белдергән. Туганнары Шәмсияровның балачактагы һәм яшь чагындагы физик һәм психик сәламәтлеге турында да сөйләгән, "ул тулысынча тәртиптә булмады" дип искәрткән.

Адвокат гаепләү тарафының төп шаһите – Агыйдел шәһәрендә яшәүче Нәркис Шәрифҗановка карата дүрт үтенеч мөрәҗәгате белдергән.

"Без мәхкәмәдән, өстәмә рәвештә сорау алу өчен, Шәрифҗановны чакыртуын сорадык, бөтен гаепләүләр аның күрсәтмәләренә корылган. Эш материалларында аның 2015-2016 елларда Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турындагы күрсәтмәләрендә билгеле бер төгәлсезлекләр күрдек. Аерым алганда, безгә аның кайсы тарафта сугышуы аңлашылмый – 2020 елның 2 июлендә беренчел тикшерүләр вакытында биргән күрсәтмәләрендәгечә, ДНРның кораллы гаскәрләрендәме ( ул бу күрсәтмәләрен 2021 елның 14 сентябрендә мәхкәмәдә сорау алганда да раслады), әллә инде 2020 елның 18 февралендә Эрнест Шәмсияров белән сөйләшкән чагында әйткәнчә, Украинаның ирекле "Азов" батальонындамы? (2014 елның көзендә "Азов" батальоны Украинаның милли гвардиясе составына кертелде, соңрак полк булды – ред.). Без аның мәхкәмәгә ничек анда барып чыгуын һәм ни рәвешле Украина чиген кичүен аңлатуын телибез. Бу максатларда Башкортстанның хәрби комиссариатыннан Шәрифҗановның хәрби хезмәтен үтәгән урыны һәм вакытлары турында белешмәләр, ФСБ оешмаларыннан – аның чикне үтеп чыгуы турында, ә Эчке эшләр министрлыгыннан хөкем ителеп-ителмәве турындагы мәгълүматлар сорадык.

Шәхсән үзем аның хәрби комиссариаттагы эшендә Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында бернинди мәгълүматлар булмавына, чикне канунсыз үтеп чыгуына, ә хәрби хәрәкәтләрдә яллы гаскәри буларак катнашуында шикләнмим", дип белдергән адвокат һәм мәхкәмәнең бу үтенеч мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәвен әйткән.

Адвокат шулай ук Эрнест Шәмсияровның Нәркис Шәрифҗанов белән сөйләшүләренә комплекслы психологик-лингвистик экспертиза уздыруларын сораган. Ул моны Шәрифҗанов тарафыннан "провокацияләр булуын ачыклау өчен" кирәк дип саный.

"Җинаять эше материалларын анализлаганнан соң, яклау тарафы шундый нәтиҗәгә килә - гаепләүнең төп шаһите, Эрнест Шәмсияровны җинаять кылырга провокацияли, аңа ярдәм итәргә алына, үзе аның белән аралашу эзли. Мәхкәмәләр җинаять хокук саклаучылар катнашыннан башка кылынганмы икәнен тикшерергә тиеш", дип искәрткән Илкин Әмиров үтенеч мөрәҗәгатендә.

Аның бу мөрәҗәгатен мәхкәмә "иртәрәк бирелгән" дип тапкан, хөкем ителүчедән сорау алынганнан соң рөхсәт ителәчәген белдергән. Мәхкәмә яклау тарафының бер генә үтенеч мөрәҗәгатен канәгатьләндергән, ул да булса – Шәмсияров тотылган Свердлау өлкәсенең 5нче тикшерү изоляторыннан, аның сәламәтлеге турындагы медицина документларын соратып алуны.

"Якланучым белдергәнчә, соңгы вакытта ул берничә мәртәбә сәламәтлеге начар булуга зарланган һәм үзенә медицина ярдәме күрсәтүләрен таләп иткән", дигән адвокат.

Эрнест Шәмсияров эшенә кагылышлы чираттагы мәхкәмә утырышы 14 февральдә узачак. Бу утырышта яклау тарафының шаһитләреннән сорау алулар тәмамланыр һәм мәхкәмә хөкем ителүчедән сорау алуга күчәр дип фаразлана.

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә тоткарлана. 2020 елда Башкортстанның УФСБ идарәсе Нефтекамски шәһәрендә теракт булдырмый калу турында игълан итә. Тикшерү версиясенә ярашлы, 30 яшьлек ир кеше шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. "Тоткарланучы митинг оештырырга планлаштыруын, митинг барышында "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән ялкынланучы матдә кулланырга җыенуын белдерде. Һөҗүм өчен ул тагын бер объектны – Башкортстан җылылык челтәрләре офисын күздә тоткан. Гаепләнүче фикеренчә, әлеге ширкәт җылылык өчен түләүләрне нигезсез арттыра. Ир-атка карата ут төртүдә шикләнеп җинаять эше кузгатылды", дип хәбәр итте үз вакытында куәт хезмәтенең матбугат бүлеге.

Гаепләүдә белдерелгәнчә, Эрнест Шәмсияров аңлы рәвештә бу җинаятьләрне кылуда бергә катнашырга кеше эзләгән һәм Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Нәркис Шәрифҗанов белән килешеп куйган. Тикшерү искәрткәнчә, Шәрифҗанов "Шәмсияровның террорчы акт кылырга ниятләвен белгәч, кичекмәстән иминлек оешмаларына мөрәҗәгать иткән", шуннан соң аларның 2020 елда 17 февральдән 7 июльгә кадәр булган бөтен очрашулары "Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре күзәтүе астында узган".

Шәмсияровны "террорчылыкны пропагандалауда" һәм "Ислам дәүләте" халыкара террорчы оешмасының эшчәнлегендә катнашырга затны җәлеп итеп, террорчы эшчәнлеккә булышуда" да гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, Шәмсияров берничә мәртәбә террорчы оешманың эшчәнлеге белән бәйле төрле видеороликлар җибәргән һәм Шәрифҗановка бергәләп "Ислам дәүләте" оешмасына керү өчен Сүриягә күчәргә кирәклеге турында агитация-пропаганда әңгәмәләре уздырган, шулай ук Шәрифҗановка үзенең "Ислам дәүләте" террорчы оешмасына керергә һәм "башка дин тотучыларга" каршы сугышта үлергә әзер булуын хәбәр иткән.

Эш материалларына күрә, ФСБның беренче сорау алуларында Эренст Шәмсияров террорчылыкны пропагандалауга кагылышлы гаебен "өлешчә таныган". Ул интернетта ИГИЛ эшчәнлегенә катнашы булган роликларны таратуын әйткән, әмма террорчылыкны пропагандаларга ниятем булмады дип белдергән. Шулай ук "ИГИЛ идеологиясен хупламавын, ә интернетта аның эшчәнлеге белән бәйле материалларны "аларның музыкасына" кызыксынуы булганга каравын" белдергән.

Башкортстанның Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасына һәм БашРТС-ка ут төртергә ниятләвен ул террорчылыкка юнәлдерелмәгән иде, "хулиганлык нияте белән иде" дип аңлаткан. Шәмсияров әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен чираттагы квитанция килгәннән соң, аның нервлары бирешкән һәм ул "Молотов коктейле" ярдәмендә БашРТС-ка ут төртмәкче булган.
2021 елның июнендә Эрнест Шәмсияровка ахыргы гаепләү белдерде. Июльдә Башкортстан прокуратурасы ахыргы гаепләүне раслады һәм эшне Үзәк хәрби мәхкәмәгә җибәрде. Августта Шәмсияровны Уфадан Екатеринбургка этап белән күчерделәр.

Екатеринбур шәһәренең хәрби мәхкәмәсендә Эрнест Шәмсияров эше нигезендә процесс узган елның көзендә башланды. Декабрьдә мәхкәмә аны сак астында тотуны 2022 елның 7 апреленә кадәр озайтты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG