Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыровны отставкага җибәрүне таләп итеп Казанда ялгыз пикет үтте


Илдар Нурмөхәммәтов
Илдар Нурмөхәммәтов

Бүген, 9 февраль, Казанда активист Илдар Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның отставкага китүен таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул Бауман урамында "Кадыров барлык ризасызларга кан үче белән яный. Отставкага!" дигән шигарь күтәреп торды. 

Бүген, 9 февраль, Казанда активист Илдар Нурмөхәммәтов Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның отставкага китүен таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул Бауман урамында "Кадыров барлык ризасызларга кан үче белән яный. Отставкага!" дигән шигарь күтәреп торды.

—Оппозиция сәясәтчесе Илья Яшин Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның отставкага җибәрү турында петиция урнаштырды һәм мин аны яклыйм, диде Нурмөхәммәтов. —Петиция башлауның сәбәбе Кадыровның Янгулбаевлар гаиләсенә, шулай ук журналистларга һәм хокук яклаучыларга каршы янаулары. Мин моны ярамаган хәл дип саныйм, барлык кешеләрне курыкмаска һәм петицияне имзаларга чакырам.

Казан үзәгендәге акция 20 минут дәвам итте. Активист әйтүенчә, казаннар аның янына килеп китүен сораганнар, Чечня башлыгы якыннарының үч алуыннан курыку-курыкмавы белән кызыксынганнар. Бу Казан активистының беренче генә чарасы түгел - 23 гыйнварда ул сүз иреге һәм сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикетка чыккан иде.

7 февральдә сәясәтче Илья Яшин Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны вазифасыннан җибәрү таләбе белән Change.org сайтында петиция башлады. Петиция чыгаруы турында игълан иткән роликта Яшин Кадыровка мөрәҗәгать иткән: "Тыңла әле, Рамзан, болар барысы да бик тирәнгә керде. Һәм сиңа ниһаять кем дә булса турыдан-туры һәм ачык рәвештә үзеңне болай тотарга ярамавы турында әйтергә тиеш".

"Дождь" телеканалы (Русия хакимияте "ят агент" дип таныды) һәм "Новая Газета" Чечня башлыгының журналистлар һәм кеше хокукларын яклаучыларга янау вә мыскыллауларыннан соң Рамзан Кадыровка җинаять эше ачуны таләп итеп тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте. Журналист Елена Милашина иминлеген кайгыртып Русиядән китәргә мәҗбүр булды.

Алданрак Рамзан Кадыров элеккеге хөкемдары Сайди Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның астыртын булышчылары" дип атады һәм аларны тоткарлауны таләп итте. Сайди Янгулбаевның чит илдә яшәүче уллары фикеренчә, аларның гаиләләрен бертуганнары Ибраһим Янгулбаев аркасында эзәрлеклиләр, ул Чечня хакимиятен ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән пабликларның берсендә администратор булып торган.

Русия думасы депутаты Адам Делимханов элекке хөкемдар Сайди Янгулбаев гаиләсе әгъзаларының башларын кисәргә вәгъдә иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG