Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламентында шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны тыючы канунны кабул итмәгәннәр 


 Алданрак, Стәрлетамак районында Африка чумасы таралу сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны тыю тәкъдим ителгән иде.    

Башкортстан парламентында шәхси хуҗалыкларда дуңгызчылык белән шөгыльләнүне тыючы канунны кабул итмәскә булганнар. Бу хакта республиканың Дәүләт җыены матбугат хезмәтенә сылтама белән "Эхо Москвы" хәбәр итә.

27 гыйнварда парламент утырышында депутатларга мондый тәкъдим белән Башкортстан ит җитештерү һәм эшкәртү берлеге рәисе Виктор Фрейден мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге мәсьәләне ул Стәрлетамак районында дуңгызларның Африка чумасы таралу сәбәпле күтәрде һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дуңгызлар үрчетүне тыю ихтималын карарга тәкъдим итте.

Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев бу тәкъдим зур шау-шу чыгаруын әйтте. Ул белгечләрне җәлеп итеп, Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетына, республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгызлар үрчетүгә чикләүләр кертү ихтималын һәм ул китерәчәк нәтиҗәләрне өйрәнергә кушкан иде.

Тәкъдимне профиль комитетында караганнар.

"Ит җитештерү һәм эшкәртү берлегендә, шәхси хуҗалыкларга дуңгызлар тотудан читләшеп, ит терлекчелегенең альтернатив төрләренә күчәргә кирәк, дип саныйлар. Без бу мөмкинлекне һәм мондый чикләүләр кертүнең нәтиҗәләрен игътибар белән өйрәнергә тиеш. Бер яктан, икътисади дәлилләр белән ризалашмый мөмкин түгел. Икенче яктан, безнең аграр сәясәт – авылны, шәхси хуҗалыкларны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән, ә дуңгыз асрау – күпчелек авыл кешеләре өчен традицион кәсеп.

Дуңгызларның Африка чумасы – бердәнбер куркыныч түгел. Кош гриппы, эре мөгезле терлекләрнең үз авырулары бар. Әгәр бу юл белән китеп, бөтенесен тыя башласаң, авылның традицион тормыш рәвеше бозылачак. Бу төбәкнең генә мәсьәләсе түгел. Проблем бөтен ил өчен актуаль. Шуңа хәл итү юллары да комплекслы булырга тиеш", дигән иде Константин Толкачев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG