Accessibility links

Халыкара тест агентлыгы Камилә Вәлиевада тыелган матдә табылуын раслады


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

Спортчының Олимпиадада чыгыш ясау-ясамавы турындагы карар 15 февральгә кадәр кабул ителәчәк.

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның 25 декабрьдә Русия чемпионаты вакытында тапшырган допинг-тесты триметазидин булуын күрсәткән. Бу мәгълүматны рәсми рәвештә Халыкара тест агентлыгы раслады. Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавын дәвам итәчәкме – моның турындагы карар 15 февральгә кадәр, хатын-кызларның ялгыз шуудагы ярышлары башланганчы кабул ителәчәк.

Допинг тестының нәтиҗәсе турында 8 февральдә генә билгеле булды, аны Дөнья допингка каршы агентлыгында (WADA) аккредитацияләнгән Стокһольмдагы допингка каршы лаборатория хәбәр итте. Шуннан соң Камилә Вәлиеваны Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) шартлы рәвештә ярышлардан читләштерде.

9 февральдә Вәлиева бу карарны РУСАДАның Дисциплинар допингка каршы комитетында шикаять итте, РУСАДА шул көнне үк читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарды.

Бу Вәлиевага Пекиндагы Олимпиадада катнашуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Әмма Халыкара олимпия комитеты әлеге карарны Спорт арбитраж мәхкәмәсенә (CAS) шикаять итте. Эш 15 февральгә кадәр – хатын-кызларның ялгыз шууда кыска програмнары башланганчы каралачак.

Русия җыелма такымы, Вәлиева катнашында, фигуралы шуучыларның такым турнирында җиңгән иде, аның нәтиҗәләренә кагылышлы ахыргы карар Халыкара олимпия комитетының апелляциясе каралганнан соң кабул ителәчәк.

7 февральдә фигуралы шууның такым турнирында Русия алтын медальгә лаек дип табылды, әмма аларны әлегә кадәр бүләкләү тантанасында бирмәделәр.

Бүләкләү тантанасы 8 февраль узарга тиеш иде. Русиянең җыелма такымында бүләкләрне Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия Мишина–Александр Галләмов пары һәм спорт биюдә Виктория Синицина-Никита Кацалапов дуэты алырга тиеш.

Inside The Games басмасы бүләкләүне кичектерүләре – Камилә Вәлиеваның допинг тесты белән проблемнар булуы аркасында дип фаразлады.

Мәгълүмат чаралары Вәлиеваның тестында триметазидин табылуын хәбәр итте, ул 2014 елдан тыелган препаратлар исемлегенә керә.

Шул ук вакытта спортчы Дөнья допингка каршы кодексы кагыйдәләренә күрә "якланган зат" булып тора, чөнки 16 яше тулмаган, бу вазгыятьне катлауландыра, дип искәртелде.

Триметазидин, физик йөкләнешләр аркасында, йөрәккә кан килү кимүе сәбәпле килеп чыккан стенокардия өянәкләрен булдырмау өчен кулланыла.

Белгечләр арасында триметазидинның фигуралы шуучыларның чыгышларына нинди йогынты ясый алуы турында уртак бер фикер юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG