Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия даны, зур спорт һәм бала: Камилә Вәлиева даирәсе ни караган?


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

15 яшьлек Камиләдә спорт ярышларында тыелган матдә табылу хәбәре инде берничә көн дөньяның игътибар үзәгендә. Аны Камиләгә кем биргән? Зур җиңү, ил даны дип, ата-ана, тренерлар баланы үзләренә кирәккәнчә куллану түгелме бу?

11 февральдә тимераякта фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның тыелган маддә куллануы расланды. Былтыр 25 декабрьдә Русия чемпионатында тапшырган допинг-тестында триметазидин табылган. Аның Олимпиадагы киләсе ярышларда катнашуы мәсьәләсе 15 февральгә кадәр хәл ителәчәк.

7 февральдә фигуралы шуучылар ярышында Русия такымы алтын медальгә лаек дип табылды, әмма аларга бүләкләрне әле дә бирмәделәр. Бүләкләү тантанасы 8 февральдә узарга тиеш иде. Русия җыелма такымындагы Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия Мишина–Александр Галләмов пары һәм спорт биюендә Виктория Синицина-Никита Кацалапов дуэты әле дә җиңү бүләкләрен көтә.

Триметазидин

Триметазидин (триметазидин дигидрохлориды) — антиангиналь дару. Гипоксия яки ишемиягә дучар булган күзәнәкләрнең энергетик метоболизмын саклый. Йөрәк һәм нейросенсор әгъзаларның энергетик метоболизмын саклый. Йөрәк ишемиясе вакытында стенокардия өянәкләрен булдырмау өчен, Меньер авыруы булганда, баш мие кан әйләнешенә зыян килү нәтиҗәсендә баш әйләнү, колак шаулау булганда кулланыла. 2014 елда Допингка каршы агентлык триметазидинны профессиональ спортчылар өчен тыелган дарулар исемлегенә кертте.

15 яшьлек Камилә тестында тыелган маддә табылу хәбәре интернетта, җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Алар башлыча балалар һәм спорт, спорт һәм дарулар яссылыгында булды.

Танылган йөгерешче-марафончы, хәзерге вакытта Кушма Штатларда яшәүче Фирая Солтанова моны тренерлар һәм табиблар хатасы дип саный.

Фирая Солтанова
Фирая Солтанова

— Камилә Вәлиева — бик сәләтле кыз, аның шуу рәвеше, сикерүләре бик үзенчәлекле, ул беркемгә дә охшамаган. Ләкин ул әле бала гына, күп нәрсәне аңламый. Аңа остазлары ни әйтә, нәрсә куша, ул шуны эшли. Бүгенге көндә спортчылар, бигрәк тә зур спортта, күп көч сарыф иткәннән соң организмны кире үз хәленә кайтару өчен төрле махсус эчемлекләр, витаминнар, препаратлар куллана. Моны һәркем эшли, бу допинг дигән сүз түгел. Аны тренерлар, спорт табиблары хәл итә. Нәрсәне кулланырга ярый, нәрсәне ярамый, куллансаң, кайчан кулланырга икәнен алар белергә тиеш, бу аларның вазифасы. Камилә белән килеп чыккан хәлдә дә бу шул тренерлар, табиблар хатасы, монда кызның бер гаебе юк. Әлбәттә, бу вакыйга Камиләгә бик зур стресс китерде, аңа хәзер бик авыр, үзен кулга алып, бу хәлдән сынмыйча, җиңеп чыга алса, яхшы булыр иде. Мин аңа уңышлар телим, - диде ул.

"Ак барс" хоккей такымы табибы Илмир Хәбибрахманов та спортчы, өстәвенә яшүсмер берничек тә үзлегеннән әллә нинди препаратлар куллана алмый дип әйтә.

Бу препарат бернинди дә өстенлек бирми, бирә дә алмый

—Беренчедән, ул препарат та, аның күләме дә мәгънәсез. Препарат йөрәк өчен кулланыла. Сау-сәламәт, сәләтле 15 яшьлек спортчыга ул нәрсәгә? Ул бит карт, өлкән кеше түгел, аның организмы, йөрәге камил эшли. Бу препарат бернинди дә өстенлек бирми, бирә дә алмый.

Икенчедән, бу — җинаять эше. Әгәр дә спортчы балага препаратны кемдер биргән икән, яки эчәргә кыстаган икән, ул кешегә төрмә яный. Такымдагы кайсы белгеч моны белеп бирсен дә, кемнең төрмәгә утырасы килсен?! Бу очрак бик җентекле тикшерерлергә тиеш. Җыелма такымда төрлесе була ала, анысы. Гап-гади көнләшү дә сәбәпче була ала. Көндәшлек зур бит. Төрле кешеләр, төрле ысуллар бар. Әмма бу — минем фараз. Бу очрак бик сәер, һәм бу Олимпиадага кадәр үк хәл ителергә тиеш иде, төгәллек кертелмәве дә күп сораулар тудыра, диде ул.

Медицина фәннәре докторы, профессор Василий Власов сүзләренә караганда, триметазидин "Предуктал" дигән даруның төп матдәсе. "Предуктал" йөрәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла, шулай да аның нәтиҗәлелеге бик кечкенә ди ул.

Василий Власов
Василий Власов

— Шуңа күрә аның яшь спортчы организмында табылуы бик сәер. Аны дәвалау өчен кулланганнардыр дип булмый. Моның ике генә варианты булырга мөмкин: беренчесе — допинг буларак, икенчесе — ниндидер сәбәпләр белән очраклы рәвештә, принципта, бу хәтта диверсия дә була ала, — дип сөйләгән Власов "Настоящее время"га.

Профессор Камилә үзенең нәрсә эчүен белгәндер дип фаразлый.

Табибы яки тренеры хупламаган бер генә нәрсә дә аларга эләгә алмый

— Спортчыларның, алар бигрәк тә зур ярышларга әзерләнгәндә дарулары һәм нәрсә ашаулары контрольдә тотыла. Табибы яки тренеры хупламаган бер генә нәрсә дә аларга эләгә алмый. Ләкин кайбер матдәләр берәр ризык белән керә ала. Мәсәлән, кытайлар үзләренең чәйләренә берәр дару куша ала. Ләкин бу минем фараз гына, - ди ул.

Власов үсмерләр өчен триметазидинның зыяны спорт белән профессиональ шөгыльләнүгә караганда күпкә әзрәк ди.

Телевидение журналисты, алып баручы Замирә Рәҗәпованың улы Аяз Гәрәев бүгенге көндә Яшел Үзәннең "Тигры" юниорлар хоккей такымында капкачы. Дүрт яшендә бары тик сәламәтлек өчен, вакытны бушка уздырмас өчен башланган шөгыль профессиональ һөнәргә әйләнгән. Замирә Рәҗәпова әйтүенчә, зур спортта бала да, өлкән дә юк, алар барысы да бертигез шартларда җиңү өчен көрәшә.

—Башта мин дә сәламәтлек өчен генә йөрибез дип уйладым. Дүрт яшьтән үк уйный башладык, әмма үзе дә сорады, теләде. Соңыннан аны күнегүләрдән кайтарып булмаслык дәрәҗәгә җитте. Үлеп ярата. Әйе, күнегүләр коточкыч, тауга тимер күтәреп йөгердек дип сөйләсә, минем йөрәк кысыла. Әйе, әле бер җире сыдырыла, әле бер җире имгәнә. Аяклары авырта, сызлый. Витаминнар бирәм, массажга йөрибез. Әмма мин никадәр курыксам да, теләмәсәм дә, бүген улыма: "Йөрмә, тукта, җитте" дип әйтсәм, ул сыначак. Ул аны кичерә алмаячак. Спортсыз яши алмый ул хәзер, — дип аңлата Замирә. — Һәр спортчы югары дәрәҗәгә җитәргә тели. Аның әти-әнисе дә үсмер балага юк дип әйтә алмый. Бала үзе тели, азарт барлыкка килә. Зур спорт, Олимпиада ул өлкәннәр уены, анда балалар инде юк. Моны уенчы да, тренер да, ата-ана да аңлый. Кая барганнарын, ниләр була алганын ата-ана белергә тиеш. Чөнки чыннан да төрлесе була ала. Спортта кагыйдәләр бар, аларга буйсына кеше. Риза түгел икән, катнашмый. Тренер — спортчы һәм спорт арасындагы арадашчы. Ул да спортның кагыйдәләренә буйсына, ул шул системга таянып кешене спорт ярышларына әзерли. Ничек әзерли — һәр тренерның үз ысулы. Олимпиадага сайланып алынганнар гына эләгә.

Пекиндагы Олимпиадада катнашучы хоккейчы Лиана Ганиеваның абыйсы, Актанышның Байсар авылында хоккей тренеры Артур Ганиев сеңлесенең нинди дару эчүен табиблар контрольдә тота дип әйтә.

— Өйгә кайткач, Лиана я доктор биргән даруларны эчә, я доктордан сорап, үзе алып эчә. Лиана үзе берәр кирәкмәгән әйбер булса дип, дару алырга курка. Үкенерлек булмасын дип, дарулар алганда доктор белән турыдан-туры сөйләшә. Минем үземнең аның өйдә доктор белән шулай сөйләшеп утырганын ишеткәнем бар.

Артур Ганиев сүзләренчә, җитлегеп бетмәгән спортчылар бары тренер сүзе белән генә яши һәм спорттан башка тормышта яши дә алмый. Кайберәүләр спорт карьерасы тәмамланганнан соң үзләрен кая куярга белми.

Күп очракта балалар, тренер сүзен генә тыңлап, тренер нәрсә куша, шуны гына эшләп тормышка әзер булмый

— Камиләгә килгәндә, тренер аны тормышка ничек әзерләгәндер. Күп очракта балалар, тренер сүзен генә тыңлап, тренер нәрсә куша, шуны гына эшләп тормышка әзер булмый. Минем хоккейчы егетләр белән аралашкан бар. Аларга 20-25 яшь инде, ә тормышка эзерлек юк. Алар хоккейда гына яшиләр. Аларны "син генә чемпион булачаксың" дип тәрбиялиләр. Әлбәттә, балаларга мотивация да кирәк. Әмма спорт кына түгел, ә тәрбия дәресләре дә булырга тиеш.

* * *

Якшәмбе көнне Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) күчмә утырышында сессиясе Камилә Вәлиева эше онлайн тәртиптә каралды. Анда Камилә үзе дә онлайн чыгыш ясады. Мәхкәмә Камилә Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавын дәвам итә ала дигән карар чыгарды. Камилә Вәлиева ярышлардагы фаворитларның берсе булып санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG