Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: КФУ элмә тактаны татар телендә язудан баш тарткан, мәхкәмә хуплаган


КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы
КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы

Арбитраж мәхкәмә фикеренчә, Татарстан кануннары КФУга кагылмый.

Казан федераль университеты ике дәүләт телендә элмә такта куюдан баш тартып, Казан хакимиятенең архитектура һәм дәүләт төзелеше идарәсен мәхкәмәгә биргән. Сүз уку йортының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы (элеккеге Татар дәүләт һумманитар педагогия университеты бинасы) турында бара. Татарстан арбитраж мәхкәмәсе КФУны хуплап чыккан. Бу хакта "Реальное время" электрон газеты яза.

Газет язуынча, узган елның җәендә Казан университеты Татарстан урамы 2нче йортында урнашкан Филология институты бинасына элмә такта куюны килештерер өчен Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Шәһәр түрәләре мәгълүмат урыс телендә генә язылганга күрә гаризаны кире каккан.

КФУ моның белән ризалашмыйча Казан түрәләрен Татарстан арбитраж мәхкәмәсенә биргән. Әмма мәхкәмә Татарстанда элмә такталарны ике дәүләт телендә язу тәртибе дәүләт һәм аңа караган оешмаларга гына кагыла дип белдергән. КФУ федераль хакимияткә буйсына. Мәхкәмә шәһәр түрәләренең карарын канунсыз дип тапкан һәм урыс телендә язылган элмә такта куюны килештерергә кушкан.

Казан архитектура идарәсе шикаять белән Самар мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән, ләкин хуплау тапмаган. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, җирле хакимиятнең федераль уку йортыннан элмә тактаны татарча язарга мәҗбүр итәргә хакы юк. Татарстан хөкүмәтенең 743нче номерлы карары Русия фән министрлыгы карамагындагы федераль уку йортына кагылмый диелә.

Казан түрәләре кассация мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдергән.

Узган ел Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин федераль оешмаларда элмә такталар ике дәүләт телендә язылмавы Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны белән федераль канун арасында каршылык булуы белән бәйле дип белдергән иде. Галим әйтүенчә, хәтта Татарстан дәүләт оешмаларында да бу мәсьәлә тиешенчә хәл ителмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG