Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда чираттан тыш президент сайлау узачак


Корбангулы Бирдемөхәммәдов
Корбангулы Бирдемөхәммәдов

Хәзерге президент Корбангулы Бирдемөхәммәдов яшь җитәкчеләргә юл бирергә карар кылуы турында белдерде.

Төркмәнстанда 12 мартта тиешле вакыттан алдарак президент сайлау узачак. Бу хакта илнең Үзәк сайлау комиссиясенә сылтанып Reuters хәбәр итә.

11 февральдә ил президенты Корбангулы Бирдемөхәммәдов парламентның югары пулаты - Халык маслахаты утырышында чыгыш ясап яшь җитәкчеләргә юл бирергә карар кылуы турында белдерде. Төркмән президенты шулай ук ике ел элек пәйгамбәр яшенә - 63 яшькә җитүен дә искәртте.

Бирдемөхәммәдов Төркмән президенты булып 2007 елдан бирле эшли. Парламент сессиясендә ул үзенең 15 ел элек сайлануын да искә ала. Матбугат чаралары төркмән лидеры үзенең аруына ишарә итте дип яза.

2016 елда Төрекмәнстан парламенты яңа Конституция кабул итте. Аның нигезендә президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы да биш елдан җиде елгача озайтылды.

Төркмәнстан президентының берәнбер ул бар - Сердар Бирдемөхәммәдов икътисад буенча вице-премьер вазифасында. Узган елның ноябрендә президент улына илнең нефть һәм газ комплексын контрольдә тотарга кушты.

Корбангулы Бирдемөхәммәдов "Аркадаг" атамасы йөртә. Илнең беренче президенты Сапармурат Ниязовны Төркмәнбашы дип йөртәләр.

Төркмәнстан иң ябык дәүләтләрдән санала. Ул кешеләрнең мәгълүмат алуын контрольдә тотуны көчәйтә, Ашхабадны тәнкыйтьләүче чит илдән килгән хәбәрләрне томалый. Facebook, Twitter кебек эре челтәрләр, шулай ук YouTube һәм бәйсез агентлыклар шулай ук биредә томаланган.

Корбангулы Бирдемөхәммәдов җырлар башкарып видеороликлар чыгарды. 2019 елда президент үзенең оныгы белән Ровач кушаматлы аты турында җыр җырлары. Президент репертуарында шулай ук спорт файдасы турында рэп һәм 8 мартка багышланган җыр да бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG