13 февральдә, якшәмбе көнне Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) күчмә сессиясе Русиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның эшен караячак.
Өч арбитр катнашындагы тыңлаулар онлайн тәртиптә узачак. Карар 14 февральдә, хатын-кызларның ялгыз фигуралы шуу ярышларына бер көн кала билгеле булачак.
15 яшьлек Вәлиева ярышлардагы фаворитларның берсе булып санала.
Хәзерге вакытта ул рәсмән 15 февральдә кыска програм башкару өчен бозга чыгарга тиешле шуучыларның исемлегенә кертелгән. Әмма арбитраж мәхкәмә Халыкара олимпия комитетының һәм Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) шикаятьләрен канәгатьләндерсә, аны ярышлардан читләштерергә мөмкиннәр.
Йөрәк белән проблемнар булганда билгеләнә торган триметазидин препаратын Вәлиеваның 25 декабрьдә тапшырган тестында тапканнар иде.
Шулай да бу хакта 8 февральдә, спортчы Русия такымы составында такым ярышларында алтын медаль яулаганнан соң гына билгеле булды.
Русиянең фигуралы шуучыларын бүләкләүне кичектерделәр.
Камилә Вәлиеваны Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) шартлы рәвештә ярышлардан читләштерде.
9 февральдә Вәлиева бу карарны РУСАДАның Дисциплинар допингка каршы комитетында шикаять итте, РУСАДА шул көнне үк читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Әмма Халыкара олимпия комитеты һәм WADA әлеге карарны Спорт арбитраж мәхкәмәсенә шикаять итте.
Якшәмбе көнне Дөнья допингка каршы агентлыгының Вәлиева даирәсендәгеләргә карата тикшерү уздырачагы билгеле булды.
Reuters. язуынча, WADA Вәлиеваның әйләнә-тирәсендәге тренерларны, табибларны тикшерү өчен бәйсез тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итәчәк дип белдергән.
Алданрак Русиянең допингка каршы агентлыгы да тикшерү уздырырга ниятләве турында белдергән иде.
Вәлиева Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков һәм Даниил Глейхенгауз остазлыгында шөгыльләнә, төркемнең медицина киңәшчесе - Филипп Шветский.
Русия спортчылары Пекинда Русиянең Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясый. Дәүләт байрагын һәм гимнын куллану тыелган – берничә тапкыр допинг кагыйдәләрен бозулар аркасында Русиягә карата санкцияләр кертелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!