Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек саклау министрлыгы Әмирәгә дару алу бурычын хәйрия фондына йөкләгән


Әмирә Әхмәтова
Әмирә Әхмәтова

Апаста яшәүче 5 яшьлек Әмирә Әхмәтовага даруларны кабат Хәйрия фонды алачак. Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы баланы дару белән тәэмин итүдә узган елгы бурычын да үтәмәгән.

Әмирә Әхмәтовада диагноз 2019 елда ачыкланганнан бирле, Әхмәтовлар гаиләсе ике елдан артык мәхкәмәләрдә йөрде. Ул арада ата-ана "Каф", "Жизнь как чудо" хәйрия фондларына мөрәҗәгатьләр белән, шулар аша гына кызны дару белән тәэмин итеп тордылар.

Узган елның 11 мартында Татарстан югары мәхкәмәсе Әмирәне дару белән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итәргә тиеш дигән карар чыгарды. 2021 елның июнь аенда, балага "Орфакол" даруы алу өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы түләде.

Август аенда тагын өстәмә дүрт кап дару кайтарылды. Быелның февралендә исә Әхмәтовлар кабат "Круг добра" хәйрия фондыннан дару алган, министрлык аны хәйрия фонды финансларга тиеш дигән. Бу хакта Азатлыкка Әмирәнең әнисе Алинә Әхмәтова хәбәр итте.

Алинә әти-әнисе белән
Алинә әти-әнисе белән

— Узган җәйдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы безгә барлыгы 12 кап дару кайтарды. Бу балага өч айга гына җитәрлек иде. Алар табибларның беренчел консилиумы нәтиҗәсенә генә карап, дарулар ярты елга җитәргә тиеш дип санады. Мин министрлыкка май аенда ук соңгы консилиум нәтиҗәләрен язып салдым, тик алар аны исәпкә алмады. Тикшерү комитеты министрлыкның үз бурычын үтәмәве турында җинаять эше дә ачты, мәхкәмә тәфтишләре (приставлары) гел бәйләнеп, сәламәтлек саклау министрлыгына штрафлар язып торгач, алар Хәйрия фондына мөрәҗәгать итте. "Круг добра" хәйрия фонды 2021 ел беткәнче үк безгә биш кап дару кайтартачакбыз дип хат җибәргән иде, әмма даруны Русиягә кайтаручы оешма белән документ эшләре сузылды.

Мин Апаска килгән Мәскәү депутатларына кереп, ярдәм сорагач, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы декабрьнең 29ында кабат алты кап дару кайтарды. Аны без февральгә кадәр җиткердек. Хәзер кабат "Круг добра" хәйрия фондына калдык. Аннан беренче даруны 9 февральдә генә ала алдык, ул балага 135 көнгә җитәчәк, - диде Алинә Әхмәтова.

Әмирә Әхмәтованың хәлен тотрыклы сакларга ярдәм итүче дару дөньяның ике илендә генә җитештерелә. Берсе "Орфакол" – Франциядә, "Һолбам" – АКШта.

Әмирә моңарчы "Орфакол" белән дәваланды. "Круг добра" хәйрия фонды "Холбам"ны арзанрак чыга дип тапкан. Нәтиҗәдә, быел Русиягә беренче тапкыр Америкадан "Һолбам" препараты кайтарылды.

Азатлык редакциясендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның 2021 елның 7 апрелендә имзаланган фәрманы бар. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы "Орфакол" препараты сатып алырга тиешлеге хакында язылган. Министрлык даруны сатып алган, әмма ул 4,5 айга җитәрлек санда гына алынган.

Вазгыятьне аңлатуны сорап, Азатлык Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына хат җибәрде, ләкин әлегә җавап алынмады. Азатлык әлеге теманы күзәтеп барачак.

2019 елның апрелендә Әмирә Әхмәтовада дөньядагы иң сирәк авыруның берсе ачыклана: үт суы бүлеп чыгармау аркасында, табиблар кызның бавыры бозылуы турында хәбәр итә. Моны булдырмау өчен, "Орфакол" препаратын эчәргә кирәк, ә ул 17 млн сумнан артык тора. Русиядә мондый диагнозлы балалар икәү генә, берсе Апастагы Әмирә булса, икенчесе – Краснодарда яшәүче Сапарча Дандамаев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG