Башкортстанда XVII гасырда башкорт сословиесына күчкән татарларның архив материалларын өйрәнә башлаганнар. Бу хакта, бүген, 14 февральдә Башкортстанның татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, галим Руслан Мәсәгутов Казанда узган Русия төбәкчеләренә багышланган "түгәрәк өстәл"дә журналистларга белдерде.
"Без архивлар белән эшлибез. Алга таба без XVII гасырга караучы "Уфимская приказная изба", Сенат, "Уфимская провинциальная канцелярия" фондларын фәнни әйләнешкә кертергә телибез. Бу эш алып барыла инде. Иң зур игътибар татар белән башкорның җир өчен килеп чыккан бәхәсләренә бирелә. Күп очракта татарлар җирне сатып алганнан соң башкорт дип атала башлаган. Димәк, аларның чыгышы татар булып чыга", диде ул.
Әлеге тикшеренүләр фәнни хезмәт буларак кайчан дөнья күрәчәге әйтелми. Моны "Уфа өязе татарлары" китабының дәвамы буларак күрәләр.
2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4 ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5,6,9 ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.
Соңгы ике ел эчендә Русиядә татар төбәкчеләре тарафыннан 380 китап дөнья күргән. Бүген Русия төбәкләрендә 103 татар төбәкчеләре оешмасы бар. Татарстанда 42, Башкортстанда өч төркем эшли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!