Бүген, 16 февральдә, Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда "Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре" китабын тәкъдим иттеләр. Бу җыентык беренче тапкыр кирилл хәрефләре белән басылган.
"Мәҗмугаи асар" китабы 1914 елда "Мәгариф" нәшриятында нәшер ителгән. Габдулла Тукай исән вакытында үзе билгеләп калдырган дип фаразланган җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең текстлары, фото һәм иллюстрацияләре сакланган.
Кирилл графикасында басылган хезмәтне Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова әзерләгән. Ул беренче китапта күрсәтелгән иллюстрацияләрне дә кабат басылуын әйтте.
Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев белдергәнчә, бу җыентыкта Тукай иҗатының якынча 60-70 проценты кергән дип исәпләнә. 1914 елда китапны әзерләгәндә Тукай үз шигырьләренә үзгәрешләр керткән, кайбер юлларын төшереп калдырган.
"1914 елгы китапта кайбер әсәрләрне кыскартулар да күренә. Башка моментлар да бар. Шуңа күрә Тукайның фәлән шигыре дигәндә бу китапны ихтирам итәргә һәм энәсеннән-җебенә кадәр принцибына да (элегрәк басылган шигырь нөсхәләренә) игътибар итәргә тиешбез" диде ул.
1914 елдан соң китап ике тапкыр дөнья күрә. 1918 елда Казанда, 1933 елда Япониянең Токио шәһәрендә гарәп имлясендә басыла.
Китап 510 биттән тора. Ул 2 мең данәдә басылган.
🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!