Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасына бәйгедә япон проекты җиңде


Wowhaus ширкәте җитәкчелегендә консорциум проекты
Wowhaus ширкәте җитәкчелегендә консорциум проекты

Җиңүче проектка 2,5 миллион сум күләмендә бүләк тапшырылачак. Казан мэры аны "кыю, авангард проект" дип атады. 

17 февраль көнне Галиәсгар Камал исемендә татар дәүләт академия театрының яңа бинасына концепциясе бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Җиңүче булып Wowhaus иҗади төркеме җитәкчелегендә консорциум игълан ителде. Берләшмәгә моннан тыш Япониядән Kengo Kuma & Associates, Германиядән Werner Sobek AG, Казаннан "Архитектора Бакулина Германа Алексеевича" оешмасы керә.

— Жюри әгъзалары фикерләре нык төрле булды, барысының да үз фикере булды. Ахыр чиктә 0,7 пункт өстенлек белән Wowhaus япон проекты җиңде. Көрәшнең нинди булганын аңлыйсыз, — диде Казан мэры Илсур Метшин һәм җиңүчене "кыю, авангард проект" дип атады.

Kengo Kuma ширкәте вәкиле сүзләренчә, яңа бина Камал театрының рухын кабатларга тиеш. Шул ук вакытта алар проектны заманча, динамик ясарга булдылар, шул рәвешле "Камал театрының тарихы дәвам итә, киләчәккә таба бара", ди авторлар. Дизайн Кабан күле табигатен дә күпмедер кабатлый, ул тирәдәге табигатьне һәм елның төрле фасылларын чагылдыра, дип белдерде проект вәкилләре.

Икенче урынны "Bespoke" Казан архитектура бюросы җитәкчелегендәге консорциум алды, аның кысаларында берничә Британия оешмасы да катнашты. Өченче урын Мәскәүдән "Метрополис" оешмасы җитәкчелегендә иҗади берләшмәгә бирелде, аның кысаларында Казан һәм Австрия ширкәтләре катнашты.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Бәйге нигезләмәсенә күрә, беренче урын алган иҗат төркеме 2,5 миллион сум күләмендә акча алачак. Икенче урынга 1,5 миллион сум каралган булса, өчен урын өчен 1 миллион сум бирелә.

Камал театрының яңа бинасына концепциясе бәйгесенә барлыгы 357 эш тәкьдим ителгән, финалга 8 проект чыкты. Аларның презентацияләрен Камал театрының Youtube каналында карап була.

2021 елда Камал театрының яңа бинага күчәчәге билгеле булды. Яңа бина Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

Камал театрының хәзергесе бинасының язмышы ачык кала. Аңа Казан рус яшь тамашачылар театры дәгъва кыла. Бу хакта Азатлыкка Татарстан хөкүмәтендә үз чыганаклары белдергән иде. Милли җәмәгатьчелек Камал театры бинасы татар мәдәнияте учагы булып калырга тиеш дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG