Коррупциягә каршы көрәш фондының (Русия хакимиятләре экстремист оешма дип таныды һәм эшчәнлеген тыйды) элеккеге мөдире Иван Ждановның әтисе – Юрий Ждановка мәхкәмә хөкем карарын кырыслаткан һәм аны хезмәт вәкаләтләреннән начар ниятләрдә файдалану турындагы эш нигезендә, гомуми тәртипле колониягә өч елга хөкем иткән. Бу хакта Навальный такымы хәбәр итә, дип яза "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" дип танылды).
Узган елның декабрендә 67 яшьлек Юрий Ждановны шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, мәхкәмә залында азат иткәннәр иде. 29 декабрьдә аны кабат тоткарладылар һәм Яңа елга туганнан-туган апасына барып кайтуы өчен тикшерү изоляторына озаттылар, янәсе ул хөкем карары шартларын бозган.
Тикшерү фаразынча, Ненецки автоном бүлгесендәге бистәнең хакимиятендә эшләгән вакытында, Юрий Жданов, торак комиссиясе әгъзасы буларак, бистә башлыгына бер хатынга социаль торак килешүе белән фатир бирергә киңәш биргән, ләкин ул хатын бер тапкыр торак субсидиясе алган булган инде.
Соңрак мәхкәмә карары нигезендә фатирны бистә идарәсенә кире кайтарганнар.
Жданов гаебен танымый. Иван Жданов әтисен эзәрлекләүләрен үзенең сәяси эшчәнлеге һәм Алексей Навальныйны хуплавы белән бәйләгән иде.
Быел гыйнварда Росфинмониторинг Иван Ждановны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!