Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар әдәбияты тарихының 8 томлыгы тәкъдим ителде


Татар әдәбияты тарихы
Татар әдәбияты тарихы

Беренче итеп аны татар язучыларына күрсәттеләр. Яңа хезмәттә совет чорында кертелгән идеология бетерелде, яңа исемнәр кайтты дип белдерелде.

17 февральдә, Татарстан язучылар берлегендә "Татар әдәбияты тарихы" сериясенең 8 томлыгы тәкъдим ителде. Хезмәтне Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән. Очрашуга татар язучылары, әдәбият галимнәре җыелды.

Сигез томлыкны институтның татар әдәбияты бүлеге җитәкчесе, галим Әлфәт Закирҗанов тәкъдим итте. Ул яңа хезмәттә совет чорында кертелгән идеология бетерелде, яңа исемнәр кайтты дип белдерде.

"Моңа кадәр чыккан алты томлыкның кайбер кимчелеге бар иде. Беренче чиратта, аның концептуаль-методологик нигезендә байтак урында марксистик-ленинчыл идеология чагылыш тапты. Шул ук вакытта әдәбият тарихында ак таплар булуы да мәгълүм. Гаяз Исхакый иҗаты урын алмавы күп нәрсә турында сөйли дип уйлыйм. Шуларны исәпкә алып, институтта яңа академик басма эшләргә киленде, диде ул.

8 томлык 2014-2021 еллар аралыгында язылган. Китаплар Татарстанның дәүләт телләре програмы кысаларында эшләнгән.

Ике ел элек бер төркем әдәбият галиме Тел, әдәбият институтының татар әдәбияты өйрәнү концепциясен тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу урыслашуга китерергә мөмкин дип борчылуын белдерде белгечләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG