Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Русиянең Украинага һөҗүм итү куркынычы турында кисәтә


Джо Байден
Джо Байден

Пәнҗешәмбе көнне Американың Русиядәге илчесе урынбасары Барт Горманны Мәскәүдән чыгарып җибәрүләре билгеле булды.

АКШ президенты Джо Байден фикеренчә, Русиянең Украинага бәреп керү куркынычы "бик югары" кала бирә. Бу хакта Ак йорт башлыгы 17 февральдә журналистлар белән әңгәмәсендә белдерде. Ул вазгыятьне дипломатик хәл итү өчен ишекләр ачык кала дип искәртте.

Пәнҗешәмбе көнне Американың Русиядәге илчесе урынбасары Барт Горманны Мәскәүдән чыгарып җибәрүләре билгеле булды. Шулай ук Американың иминлек мәсьәләләре тәкъдимнәренә Русиянең җавап тапшыруы турында мәгълүмат булды.

Байден әйтүенчә, бу кәгазьләр аның карамагында инде, әмма әлегә алар белән шәхсән үзе танышмавы сәбәпле, ул аларга фикер белдерә алмавын әйтте.

Украина белән бәйле куркыныч дәрәҗәсен бәяләү үтенеченә Байден алдагы берничә көндә Русия бу илгә һөҗүм итәргә мөмкин, дип белдерде.

Америка президенты искәртүенчә, әлегә Русиянең саклану министрлыгында белдерүләре кебек, Русия үз гаскәрләрен Украина чикләреннән күчерми. Байден сүзләренчә, моның белән бәйле рәвештә, Кушма штатларның, Мәскәү провокация әзерләүгә катнаша, бу Украинада хәрби хәрәкәтләр башлауны аклау өчен эшләнә, дип фаразларга нигезләре бар.

"Безгә билгеле булган барлык билгеләр аларның Украинага һөҗүм итәргә әзер булуын күрсәтә", диде Байден.

Украинаның көнчыгышындагы Русия хакимиятләре хуплаган сепаратистларның вәкилләре пәнҗешәмбе иртәсеннән янәсе Украина гаскәрләре Донбасстагы торак пунктларга атышлар алып бара дип белдерә.

Украина гаскәрләре штабында пәнҗешәмбе төн уртасыннан башлап сепаратистларның тынычлык режимын дистәләгән тапкыр бозуы турында белдерделәр.


Шушы көннәрдә чыгыш ясаганда Джо Байден Украина чикләрендә Русиянең 150 меңләп үз хәрбиен туплавы турында әйтте.

17 февральдә, БМОның Украина тирәсендәге вазгыять кискенләшүенә багышланган Иминлек шурасы утырышында, АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Мәскәүне бөтен дөнья берләшмәсенә ачык һәм аңлаешлы рәвештә Русия Украинага һөҗүм итәргә әзерләнми дип белдерергә чакырды.

Блинкен сүзләренчә, ул Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровка киләсе атнада шәхси очрашу үтенече белән хат җибәргән.

Соңгы көннәрдә Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров ике мәртәбә телефоннан сөйләште – 12 һәм 15 февральдә.

БМОның Иминлек шурасы утырышында Блинкен, Украина тирәсендәге кризисны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк бердәнбер юл – дипломатия булса да, Русия хәзер "сугыш юлыннан бара", дип искәртте.

Блинкен шулай ук Русия гаскәрләренең алдагы көннәрдә Украинага һөҗүм итү ихтималы бар диде, ә ялган яки чын һөҗүмнәр һәм дөрес булмаган мәгълүмат кампаниясе хәрби операциягә сәбәп булып торырга мөмкин, дип фаразлады.

Пәнҗешәмбе көнне БМОның Иминлек шурасы утырышында чыгыш ясаганда, Русиянең тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Вершинин, Көнбатыш мәгълүмат чараларын һәм гомумән Көнбатышны, Русиянең Украинага һөҗүме темасында спекуляция белән шөгыльләнеп, үзләрен уңайсыз хәлгә куюдан туктарга чакырды.

Вершинин шулай ук Украинаны Донбасска кагылышлы Мински килешүләрен үтәмәүдә тәнкыйтьләде.

Украина белән чиктә Русия хәрби төркемнәренең арттырылуы турында көнбатыш берничә ай дәвамында кисәтеп килә.

Бу атнада Төньяк Атлантика берлегендәге әгъза-илләрнең саклану министрларының Брюссельдәге ике көнлек очрашуыннан соң, НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг, Русиянең "кисәтеп, яки кисәтмичә, кыска вакыт эчендә Украинага тулы масштаблы һөҗүм башлау өчен җитәрлек гаскәре һәм мөмкинлекләре бар", дип белдерде. "Бу вазгыятьне шуның кадәр куркыныч итә дә инде", диде НАТО башлыгы.

Һөҗүм ниятләрен Мәскәү берничә мәртәбә кире какты. Ә Украина чигендә гаскәрләр туплануын хәрби күнегүләр белән аңлатты һәм үз җирләрендә гаскәрләрен күчереп йөртү – Русиянең үз эчке эше генә дип искәртте.

15 февральдә Русиянең саклану министрлыгы Көнбатыш һәм Көньяк хәрби бүлгеләрнең гаскәрләре Украинага якын урыннардан даими төпләнгән пунктларына кайта башлавы турында игълан итте.

НАТО илләре һәм Украина әлегә Русия гаскәрләрен Украина белән чиктән күчерүләрен күрмәве турында белдерә.

Атна башында Русиянең тышкы эшләр министры Лавров Мәскәүнең Көнбатыш белән диалогны дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG