Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар корылтае делегаты Дудаковны 10 тәүлеккә ябу карары чыкты, мәхкәмәгә килүчеләр тоткарланды


Эдем Дудаков
Эдем Дудаков

Ул социаль челтәрдә 2017 елгы посты белән милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде.

18 февраль аннексияләнгән Кырымдагы Бакчасарай район мәхкәмәсе кырымтатар халкы Корылтае делегаты Эдем Дудаковка милләтара нәфрәт кузгатуда гаепләп, 10 тәүлеккә администартив сак астына алу карары чыгарды. Дудаков гаебен танымыды.

Эдем Дудаковны яклаган адвокат Эмиль Курбединов аны социаль челтәрләрдә 2017 елда язган язмасында милләтара нәфрәт кузгатуда гәепләделәр диде.

"Мин бу эшнең материалларыны күрдем, һәм бу материаллар юридик яктан бик куп бозулар белән әзерләнгәнен. Экспертизаны үткәргән хезмәткәрнең бу өлкәдә эш тәҗрибесе ике айга якын, ул үзен лингвист та, психолог та буларак тәкъдим итте. Дудаков аның социаль челтердә Татарстанда, Башкортостанда татар теле турында калдырган постыннан суырып алынган бер өлеше буенча нәтиҗә чыгарылганын, бу пост бер милләтне мыскыл итү түгел, ә бер күренешне мыскыл итү иде диде. Без бу сүзләрне китереп әлеге карарны шикаять итәчәкбез", диде адвокат.

Әлеге пост Казандагы активист Ольга Зыятдинованың улына "мәҗбүриләп татар теле укыткан өчен" мәхкәмә аша 3 миллион сумга якын акча таләп итүе турында 2017 елда Idel.Реалиида чыккан мәкаләгә бәйле язылган булган.

Моннан тыш, Бакчасарай район мәхкәмәсе бинасы янында Эдем Дудаков утырышына җыелган 15-20 кырымтатарны да полиция тоткарлады.

Тоткарланганнар арасында сәяси тоткын Сейран Салиевның әнисе 70 яшьлек Зодие Салиева, "Кырым теләктәшлеге" журналистлары да бар.

17 февральдә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Дудаков йортында тентү узуын турында хәбәр иткән иде.

Эдем Дудаков Бакчасарайда Хан сараеның реставрациясе әлеге тарихи мирасны юк итүгә китерә дип тәнкыйтьләп килде.

8 февральдә Русиянең "Мәдәният өлкәсе оешмаларына үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү һәм үстерү дирекциясе" дәүләт оешмасының җитәкчесе Илья Алымчев, "реставрация" уздыру барышында Бакчасарайдагы Хан сарае корпусларының берсендәге диварда зур ярык барлыкка килүе турында хәбәр иткән иде.

Украина омбудсмены Людмила Денисова "реставрация" уздыру барышында Бакчасарайда Хан сарае корпусларының берсенә зарар килүенә фикер белдерде һәм моны "һуманитар хокукны бозу" дип атады.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG