Accessibility links

Кайнар хәбәр

MMA көрәшчесе Рамил Камилов: "БДБ илләрендә спортчыларны дәүләт өчен үстерәләр"


Рамил Камилов
Рамил Камилов

Канаданың Калгари шәһәрендә яшәүче спортчы Рамил Камилов быел Флориданың Лейкленд шәһәрендә узган MMA турнирында көндәше Тернер Уильямсны нокаутка аударып җиңү яулады. Чит илдә яшәүче татар көрәшчесенең нәтижәләр игълан ителгәннән соң Татарстан байрагын күтәргән фотолары татар пабликларына таралды.

Рамилгә 24 яшь, ул тумышы белән Казакъстанның Актау каласыннан. Аңа 13 яшь булганда әнисе белән Актаудан Канадага күчеп килгән. Әнисе белән әтисе Казакъстанда танышкан булган. Ике яктан да әби-бабайлары татар авылларыннан. Әтисе тумышы белән Әлмәттән, унбиш яшьләр чамасында Казакъстанга эләккән, хәзерге вакытта Беларуста яши.

Татарстанда яшәгәне булмаса да, Рамил Казан белән элемтәләрен Казакъстаннан да ныграк дип саный. Азатлык Рамил белән профессиональ спорт карьерасы, Казакъстан һәм Канада спорты аермасы, татар җанатарлары турында сөйләште.

Канада татарлары белән элемтә тотасызмы?

— Канадада татарлар аз, диаспоралар нигездә Монреальдә яши. Әмма алар Канаданың бөтенләй башка ягында. Минем шәһәрдә татарлар бик аз, өч-дүрт кешедер, мин яшәгән шәһәрдәге ике яшьтәшемне генә беләм.

Америка татарлары сезнең көрәштә катнашасыгызны каян белде?

— Мин аларга үзем хәбәр иттем – Америкада яшәүче татарларның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә язып чыктым. Алар миңа җавап бирде, минем турыда Instagram һәм Facebook-ларына язып чыктылар. Берничә кеше турнирга минем өчен җан атарга килде, Татарстан әләмен дә алар алып килде, мин әле Америкада аны каян табарга икәнен белми идем.

Сезнең өчен татарлар, Татарстан әләме, татарлык ни аңлата?

— Мин беркайчан да Татарстанда яшәмәдем, әмма берничә тапкыр булганым бар. Миңа анда бик ошады. Анда яшәмәсәм дә, туган җирем кебек хис итәм. Кешеләр бик ягымлы. Татарлар минем өчен иң якын кешеләр, "үземнең" кешеләр. Канадада гомумән төрле милләт кешеләре бик күп. Минем тренерым украин, икенчесе Көньяк Африкадан. Мин Канадада татарларны вәкиллек итәм, дияргә була. Безнең гаиләдә, сирәк кенә татар ашлары булса да, татарча сөйләшмибез, әмма минем өйрәнәсем килә. Канадада моның өчен мөмкинлекләр юк, мин Мәскәү мохтарияте оештырган онлайн дәресләргә язылган идем, әмма көллияткә урнашканнан соң, икенче планга күчте. Миңа татар телен өйрәнү бик кирәк, бу минем өчен бик мөһим.

Үзегезне татар дип танытасызмы, татарларны беләләрме?

— Татарларның кем икәнен белмиләр биредә. Беренче тапкыр танышканда Казакъстанда үстем дим, чөнки татарлар турында озак сөйләргә кирәк. Кеше белән озаграк аралаша башлагач, татар дигән милләт бар икәнен аңлатам. Мин, әлбәттә, үземне тәгаен татар дип хис итәм.

Татарлар арасында хөрмәт иткән спортчылар бармы?


— Миңа көрәшче Ринат Фәхретдинов ошый – UFC турнирындагы беренче татар. Без аның белән шәхсән таныш түгел. Без бер көнгә җитешми калдык – ул Флоридага килгәндә, мин инде икенче шәһәргә очкан идем. Аның менеджеры миңа шалтыратып, кире билет өчен түләргә дә тәкьдим иткән иде, әмма барып чыкмады. Киләчәктә очрашып булыр дип ышанам.

Канадада спортта катнашучы татарлар бармы?

— Биредә татарлар арасында элемтә юк диярлек, без бер-беребезне белмибез. Минем шәһәрдәге Ләйсән Вәлиуллинаның – ничәнче елда икәнен хәтерләмим — Канада исеменнән Олимпия уеннарында биатлон ярышында катнашуын беләм.

Көрәш Канадада популярмы?

— Юк, бик популяр түгел. Биредә бу спорт беркемне кызыксындырмый. Русиядә шактый популяр, Америкада популяр, ә биредәге кешеләргә барыбер.

Ә сез Казакъстанда шөгыльләнә башладыгызмы, әллә Канадага күчкәчме?

— Мин Казакъстанда тхэквондо һәм көрәш белән шөгыльләнә идем. Бирегә күчкәч, унөч яшьтә тхэквондога язылдым, әмма миңа ошамады, биредә көчле тхэквондо мәктәбе юк дип уйдадым да, йөрми башладым. Бераз үскәч, 15 яшьтә, әнием, ниһаять, MMA боксы белән шөгыльләнергә рөхсәт итте. Минем балачакта ук барасым килә иде, әмма әни бирергә курыкты. Ә Канадага күчкәч, минем белән дә киңәшеп, күнекмәләргә йөрергә рөхсәт итте һәм мин шуннан бирле шөгыльләнәм.

Нидән курка иде?

Кулланган бияләй кебек чыгарып ташлыйлар да оныталар

— Безнең Казакъстанда, һәм гомумән БДБ илләрендә, Олимпия уеннары спорт төрләрендә күнекмәләр системы шундый… Кыскасы, әни баш җәрәхәтләреннән курыкты. БДБ илләрендә безнең спортчыларны спорт өчен түгел, ә дәүләт өчен үстерәләр, ә спортчыларның сәламәтлеге дәүләткә барыбер. Кулланган бияләй кебек чыгарып ташлыйлар да оныталар. Шуңа күрә карьера азагында имгәнеп беткән һәм онытылган спортчылар бездә гадәти күренеш.

Тагын ниндидер аермалар бармы?

— Биредә аермалар күп. Казакъстанда остазларга дәүләт түли. Ә Канадада бу — хосусый тармак, биредә бу — бизнес. Спортчылар үзләрен үзе кайгырта, тренерларга үзләре түли. Биредә күпкә иреклерәк. Бу һәрвакытта да яхшы дия алмыйм, әмма биредә шулай.

Көрәш турнирына эләгү авырмы?

— Турнирлар Канадада да уза. Аларга эләгү авыр димәс идем. Эләгү кыен түгел, ә менә җиңү, яхшы нәтиҗә күрсәтү — бөтенләй башка эш.

Җиңгән акчага яшәп буламы?

— Финанс күзлегеннән караганда, бу акылсыз шөгыль. Мин 2014 елдан даими рәвештә көн саен шөгыльләнә, акча тота башладым. Һәм 2021 елга кадәр бушлай көрәшеп килдем. Бераз булса да, иганәчеләр ярдәме дә булганы бар, әмма нигездә үзең түлисең. Минем профессиональ дебют 2021 ел азагында булды, беренче бәйге өчен берникадәр түләделәр, соңгысы өчен инде түләү күбрәк иде, бу сан бәйге саен арта бара. Әмма моннан карьера ясыйм яки байыйм, яки хәтта чыккан акчаларны кире кайтарам дип уйлау, минемчә, юләрлек. Моннан башка да эш булдырырга, белем һәм күнекмәләр алырга кирәк. Беренчедән, профессиональ спорт карьерасының гомере бик озын түгел, икенчедән – бусы миңа аеруча мөһим — бәйгеләрне оештыручы промоутерлар синең белән контракт төзеп, кайбер бәйгеләрдә җиңелүеңне дә таләп итәргә мөмкин. Җәрәхәт алу очраклары да күп бит. Моннан башка да акча эшләү юллары бар.

Сезнең төп эшегез башка, димәк?

— Мин хәзер көллияттә укыйм. Моннан тыш йөкче һәм көллияттә тренер булып эшләп алам. Коронавируска кадәр безнең әни белән үзебезнең зал бар иде, әни фитнес укыта иде, мин балаларны көрәш сәнгатенә өйрәтә идем. Клиентлар базасы тулысынча БДБ илләреннән чыгучылардан тора иде – русиялеләр, казакълар, кыргызлар, украиннар… Коронавирус башлангач, залны яптык мин хәзер көллияттә укыйм, дигитал маркетинг өйрәнәм.

Сез, турнирда җиңгәч, Татарстан әләме күтәрдегез. Татарлардан хуплау сизеләме? Татарстан белән ниндидер элемтә тоясызмы?

— Әләмне күтәрү инициативасы мине хупларга килгән татарлар белән уртак булды. Мин алар алып килгән әләмне күргәч, аны бәйгедән соң күтәрергә кирәк дип уйладык та, мин дә шат идем. Мондый хуплау, аеруча татарлардан, икеләтә күңелле. Бу һәрвакыт булыша. Без бәйгедән соң да аралаштык, кафега барып бергә чәй эчтек, бер-беребезне дистә еллар белгән төсле аралаштык. Гомумән, татарлардан бик көчле хуплау сизәм. Мәсәлән, Ринат Фәхретдиновның менеджеры Марат Капкаев татар спортчылары берлеген төзеде, мин берлекнең башыннан ук диярлек алар белән элемтәдә, миңа әлеге берлекнең махсус киемнәрен дә җибәрделәр. Татар пабликлары да еш яза.

Казанда туганнарым яши, минем анда MMA залында булганым бар, анда барысы белән дә танышып, барысы белән дә көрәшеп чыктым. Хәбиб лигасыннан Татарстандагы турнирга чакыру килде, минем үземнең Казанда яки Татарстанда узучы турнирларда катнашасым килә, мин инде барырга әзер идем, әмма әлегә миңа, Канада ватандашы буларак, чикләр ябык. Мин тизрәк Казанга барырга телим, чөнки анда бердәнбер исән әбием яши — мөмкинлек чыгу белән кайтырга уйлыйм. Казанда кечкенә генә остаханә дә уздырганым бар. Әйе, Казан белән элемтәләрем яхшы дияргә була, хәтта Казакъстан белән булган элемтәләрдән дә ныграк, чөнки Казакъстандагы туганнарымның күбесе инде Татарстанга күчте – Совет берлеге таралгач, русияләрнең күбесе аннан кайтып китте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG