Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада фигуралы шууда Александр Галләмов Анастасия Мишина белән бронз медаль алды


Александр Галләмов
Александр Галләмов

7 февральдә Александр Галләмов фигуралы шууның такым турнирында Русия җыелма такымы белән бергә беренче урын алган иде.

Пекиндагы Олимпиадада Русия өчен чыгыш ясаучы Александр Галләмов 19 февральдә парлы фигуралы шуу ярышларында бронз медаль алды. Ул Анастасия Мишина белән бергә 237,71 балл җыеп, өченче урынга чыкты.

Икенче урында шулай үк Русия өчен чыгыш ясаган Казан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов. Алар бергә 239,25 балл җыеп, шәхси рекорд куйды. 2018 елда Кореяда узган Олимпиадада Дәрвишләр бистәсендә туып-үскән Евгения фигуралы шууда такым ярышында көмеш медаль алган иде. Аларның остазлары - Максим Траньков белән Этери Тутберидзе.

Беренче урында Кытай спортчылары Вэньцзинь Суй белән Цун Хань (239,88).

Грузия данын яклаган татар кызы Карина Сафина – 9 урында. Ул Лука Берулава белән чыгыш ясап, 192,44 балл җыйды. Бу ярышларда Лука белән Карина иң яшь спортчылар – Каринага 17 яшь, Лукага – 19. Карина 2004 елның 28 маенда Чиләбедә туган. 2021 елның сентябрендә Карина, Лука белән Грузия өчен чыгыш ясап, Словакиядә халыкара юниорлар турнирында көмеш медаль яулый. Шулай итеп, Грузиягә беренче тапкыр парлы чыгышларда юниорлар Гран-при бүләге китерә. Сафина һәм Берулава парының 2021 елда CS Nebelhorn Trophy ярышында өченче урын алуы Грузиягә Олимпиаданың такымнар арасындагы ярышларында катнашырга мөмкинлек ачкан. Такым ярышында алар 6нчы урын алды.

7 февральдә фигуралы шууның такым турнирында Русия җыелма такымы – Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия Мишина–Александр Галләмов пары һәм спорт биюдә Виктория Синицина-Никита Кацалапов Олимпия чемпионы исеменә лаек дип табылды, әмма аларны әлегә кадәр бүләкләү тантанасында бирмәделәр. Бүләкләү тантанасы 8 февраль узарга тиеш иде, әмма Камилә Вәлиеваның шикле допинг-тест ачыклануына бәйле, кичектерелде.

Александр Галләмов 1999 елның 28 августында Пермь крае Березники шәһәрендә дөньяга килгән. Парлы шууда Анастасия Мишина белән чыгыш ясый. Икесе бергә 2021 елда дөнья чемпионы, 2022 елда – Русия чемпионы булган, шулай ук 2022 елда – Европа чемпионы, 2019 елда исә юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән. Русиянең атказанган спорт мастеры.

Галләмов нәфис шуу белән 2004 елда шөгыльләнә башлаган, беренче елларда ул ялгыз шууда чыгыш ясый. Спорт юлы Екатеринбурда башланып китә, 2014 елда егет парлы шууга күчә һәм Петербурга күченә. Парлы шууда юниорлар арасында да, зурлар арасында да дөнья рекорды куйган спортчы. Александр фотога төшерү һәм футбол белән мавыга.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG