Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Украина тирәсендәге вазгыять уңаеннан Иминлек шурасы утырышын җыя


Джо Байден
Джо Байден

Утырыш 20 февральдә узачак.

АКШ президенты Джо Байден якшәмбе көнне, Украинадагы хәлләргә бәйле Иминлек шурасы утырышын җыя.

Ак Йорт хәбәрендә әйтелгәнчә, Байденга АКШ вице-президенты Камала Һаррисның Мүнһен иминлек конференциясе кысаларында Украина президенты Владимир Зеленский, НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг, Балтыйк буе илләре башлыклары һәм башкалар белән очрашып сөйләшүе турында хәбәр ителгән.

Зеленский белән очрашуда Һаррис Украинадагы низагны тыныч юл белән чишү яклы булуын әйткән, ә һөҗүм булган очракта Мәскәүгә чикләүләр кертү тәкъдимен яклаган.

Элегрәк Байден Русия президенты Владимир Путинның Украина белән сугыш башларга әзерлеген белдерде.

Байден сүзләре Донбасста вазгыять киеренкеләнгән мәлдә яңгырады. Русия тарафлы фетнәчеләр Украинаны һөҗүм әзерләүдә гаепли. Сепаратист республикалар 18 гыйнварда халыкның бер өлешен Русиягә эвакуацияләү турында белдерде.

Кайбер басмалар язуынча, Америка күзләве Русиянең Украинага басып керү ихтималын былтыргы көздән бирле кисәтә.

Тулы канлы басып керү булган очракта Америка хакимиятләре һәм аның беректәшләре Русиягә каты чикләүләр кертү белән яный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG