Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бүгеннән җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кирәк түгел


Шулай ук 21 февральдән башлап, татарстаннар коронавируска каршы тәнчекләре булганда, сертификатлар ала алачак.

Татарстанда 21 февральдән сәүдә үзәкләренә керү өчен QR-кодлар күрсәтү кирәк булмаячак. Бу уңайдан Казандагы кайбер сәүдә үзәкләре эш тәртипләрен игълан итте.

"МЕГА" һәм "Парк Хаус" үзләренең социаль челтәрләрендә сәүдә үзәкләренә килүчеләргә элеккегечә шәхси саклану чаралары – битлекләр яки респираторлар кирәк булуын, шулай ук кешеләрнең бер-беренә кимендә 1,5 метр ара калдырырга тиешлеген хәбәр итте.

Иминлек һәм уңайлылык өчен, санитайзерлар урнаштырылган. 18 яше тулмаганнарга әти-әниләреннән яки канунлы вәкилләреннән башка сәүдә үзәкләренә керүне тыю гамәлдән чыгарылган диелә.

Элегрәк Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясату яки COVID-19 белән авырып алу турындагы QR-кодларны җәмәгать урыннарында һәм транспортта күрсәтү зарурлыгы 21 февральдән гамәлдән чыгарылуы хәбәр ителгән иде.

Бу карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Моннан тыш, бүгеннән башлап татарстаннар коронавируска каршы тәнчекләр нигезендә сертификатлар ала алачак. Бу карар үз көченә 21 февральдән керә һәм бөтен ил эчендә гамәлдә булачак.

Сертификат алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга һәм лабораториядә тест тапшырырга кирәк, лаборатория нәтиҗәләрне әлеге порталга җибәрәчәк. Сертификат өч көн эчендә ясала. Ул алты ай гамәлдә булачак, аннан соң аны яңадан алу мөмкин булмаячак.

Сертификат өчен G классындагы иммуноглобулиннарга күләм яки сыйфат анализлары тапшыырга кирәк.

Шул ук вакытта коронавируска каршы тәнчекләргә тест уздыру мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керми, димәк мондый хезмәттән шәхси лабораторияләрдә, түләүле генә файдаланырга мөмкин.

Татарстанда былтыр 15 ноябрьдән театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына керү өчен вакцина ясату яки коронавирус белән авырып терелү турындагы QR-кодларны күрсәтү таләп ителә башлады.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортын бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала иде.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG