Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһәрдә кар чистартылу сыйфаты рейтингында Казан – икенче, Уфа – ахырда


SuperJob порталы 16 шәһәрдә яшәүчеләрдән коммунал хезмәткәрләрнең эшчәнлеген бәяләүне сораган булган.

Гыйнвар һәм февраль айларында SuperJob эш эзләү сервисы, Русиянең миллионнан артык кеше яшәүче 16 шәһәрендә муниципаль хезмәтләрнең карны ни дәрәҗәдә сыйфатлы чистартуы турында сораштыру уздырган. Биш баллга кадәр бәяләмә бирергә мөмкин булган.


Рейтингта беренче урынны Красноярски (3,13 балл) алган. Моны портал шәһәрнең климат үзенчәлекләре белән бәйләгән: "Шәһәрдә кар юк диярлек, дип фикер белдерә шәһәр халкы" диелә хәбәрдә.

Исемлектә Казан икенче урында, ул биш баллдан 3,12 балл туплаган. Өченчелекне исә Омски (2,99) алган.

Әлеге исемлектә Уфа 14нче урынга калган. Коммуналь хезмәткәрләрнең эшен шәһәр халкы 2,39 балл дип бәяләгән. "Урамнарны бөтенләй чистартмыйлар, юллар тарайды: берьюлы өч машина бара алган урында бер машиналык кына калды", дип фикер белдергән уфалар.

Тагын да начаррак бәяләмәләр Волгоградта (2,03 балл) һәм Петербурда (1,92 балл).

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Февраль башында Казан мэры Илсур Метшин юл хезмәтләре хезмәткәрләренең 40 проценты коронавирус сәбәпле эшкә чыга алмавын хәбәр иткән иде.

"Машина йөртүчеләр һәм механизаторларга булган кытлыкка кар күләме дә өстәлә һәм вазгыятьне катлауландыра", диде ул.

Казан хакимиятләре мәгълүматына күрә, ишек аллары, җәяүлеләр юлы, икенчел дәрәҗәдәге юллар чистартылмыйча кала. Хакимиятләр бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә биргән иде.

"Бездә торак хуҗалары оешмасы (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативлары (ЖСК) күп. Карны түгү карарын кабул итү мәсьәләсе халык кулында. Бу нәкъ тә интернеттагы чакырулардан һәм санак төймәләреннән аерылып, эшкә керешү кирәк булган очрак" дип белдергән иде Метшин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG