21 февральдә Ана теле көне уңаеннан Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбиятыннан IX-XI сыйныф укучылары арасында дистанцион рәвештә республика олимпиадасы узды. Гыйнвар аенда укучылар арасында республика олимпиадасы узса да, Башкорт дәүләт университеты тагын бер олимпиада уздырырга булган.
Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Илмира Зарипова сүзләренә караганда, чара Башкортстанда татар теле һәм әдәбиятының дәрәҗәсен күтәрү, университетта быел кабат ачылачак көндезге татар бүлегенә абитуриентлар кабул итү өчен оештырылган. Чарада катнашучылар 15 февральгә кадәр гариза җибәргән. Оештыручылар олимпиадада 30-40 укучы катнашыр дип көтсә, чынлыкта 300гә якын укучыдан гариза алынган. Илмира Зарипова сүзләренә караганда, ана теленә мохтаҗлык кимеми. Олимпиадада балалар ике сәгать эчендә 50 тест соравына җавап биргән. Олимпиадага йомгак берничә көннән генә ясалачак, җиңүчеләр 10 март бүләкләнәчәк.
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән" дигән чарага йомгак ясады. Ул Галимҗан Ибраһимовның тууына 135, Салават Рәхмәтулланың тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда VIII-XI сыйныф укучылары, көллият һәм югары уку йорты студентлары катнашкан. Чараның финалында 46 укучы һәм студент булган.
Ана теле көне уңаеннан республикада башка күп кенә чаралар да оештырылды:
- Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Урал батыр" эпосын өйрәнүгә багышланган халыкара симпозиум үтте.
- Башкортстан телевидениесе "Минем Рәми" дип аталган флешмоб уздырды. Анда төрле телләрдә Рәми Гарипов шигырьләре яңгырады.
- Республика китапханәләрендә туган телләрдә китап күргәзмәләре оештырылды.
- 15 февраль "Дустыңа туган телдә китап бүләк ит" дигән чара башланган иде. Бу чара Ана теле көнендә тәмамланды.
- 21 февраль республика мәктәпләрендә ана теленә багышланган дәресләр узды. Милли гимназияләрдә язучылар, шагыйрьләр һәм галимнәргә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үтте. Аларның күпчелеге башкорт телендә узды. Алар арасында "Игебаев укулары", Киекбаев укулары", "Бизәк", "Зәйнәб Биишева тормышы һәм иҗаты" дигән чаралар бар.
- Ана теле көне уңаеннан якшәмбе мәктәпләре чараларын бер көн алдан ук оештырдылар. Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбендә 20 февраль "Без Тукайлы халык" дип аталган чара үткәрелде. Анда татар теленә багышланган шигырьләр яңгырады, ана теленең тормышта ни өчен кирәклеге турында фикер алышу узды.
- Татар яшьләренең "Өмет" газеты "Туган телдә сөйләшәм" дип аталган флешмоб уздырды. Анда газетның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә татар телендә шигырьләр һәм җырлар яздырылган видеолар куелды.
Ана теле көне
Халыкара ана теле көне ЮНЕСКО Баш конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән 1999 елның ноябрендә булдырылган. 2000 елдан башлап тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатында ул ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!