Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Донецки һәм Луһански төбәкләренең бәйсезлеген таныганнан соң рубль арзаная


Шул ук вакытта дөнья базарында нефть бәясе үсә.  

Мәскәү биржасында евроның бәясе бер евро 91,28 сумга җитте. Соңгы мәртәбә европа акчасы узган елның 26 апрелендә 91 сумнан артык булган иде.

Шулай ук рубль долларга карата да арзаная. Америка акчасының бәясе 80,75 сум булды. Шул ук вакытта дөнья базарында нефть бәясе үсә.

Рубль кичә, 21 февральдә, Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге Русия тарафыннан хупланган фетнәчеләр лидерлары – Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия президенты Владимир Путинга республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать иткәннән соң арзаная башлады.

15 февральдә Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши, дип хәбәр иткән иде. Аларның кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан – 10756 сумнан азрак.

Русиядә исә халыкның 12,1 проценты, бу – 17,8 млн кеше, хәерчелек чигендә яши.
2021 елның дүртенче чирегендә русияләр рекордлы күләмдә микрокредитлар алган. Бу вакыт эчендә 150,9 миллиард сумга 11,2 миллион микрокредит алынган.

Webbankir финанс онлайн оешманың җитәкчесе Андрей Пономарев микрокредитларга зур ихтыяҗны кешеләр керемнәре үсешенең инфляция үсешеннән түбәнрәк булуы белән аңлата. Онлайн кредит алу мөмкинлеге исә "гадәткә кергән тормыш сыйфатын саклауда гади ысул" булып тора, ди ул.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG